Татарстан һәм Санкт-Петербург закон чыгаручылары хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2023 елның 14 декабре, пәнҗешәмбе, 13:57

Бүген республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Имзаларны төбәк дәүләт хакимиятенең ике закон чыгару органы җитәкчеләре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Александр Бельский куйдылар.

Килешү парламентара багланышларны һәм законнар чыгару өлкәсендәге хезмәттәшлекне алга таба да киңәйтү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Өстенлекле юнәлешләр арасында – кеше хокукларын һәм ирекләрен яклау, конституциячел һәм дәүләт корылышы, җирле үзидарә, территорияләрнең социаль-икътисадый һәм инновацион үсешен тәэмин итү, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, халыкны социаль яклау, әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек. Документта, хезмәттәшлек кысаларында яклар парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе белән алмаша, үзара эшлекле элемтәләргә ярдәм итә, дип язылган. Парламентарийлар шулай ук гражданнарның иҗтимагый берләшмәләре арасында гуманитар-мәдәни элемтәләрне киңәйтү турында килештеләр.

Республика парламенты башлыгы Татарстан Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе арасында хезмәттәшлек турында беренче килешүгә 2010 елның июнендә имза салынуын искәртте. "Парламентара элемтәләр бик мөһим, бигрәк тә хәзер, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – элек имзаланган килешү заманча шартларда яңартуны таләп итте".

Дәүләт Советы Рәисе яңа Килешүне анык эчтәлек белән тулыландырып, профильле комитетлар, фракцияләр һәм депутат төркемнәре дәрәҗәсендә парламентара хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк, дип ассызыклады. "Ике парламентта да уңай тәҗрибә бар", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Моннан тыш, Килешү нигезләмәләрен үтәү буенча эшләнәчәк "юл картасында", Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, башкарма хакимият органнарының, төбәк министрлыкларының һәм ведомстволарының катнашуын исәпкә алырга кирәк.

Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе Рәисе Александр Бельский Татарстан парламентында җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде. Төньяк башкаланың закон чыгару Собраниесе башлыгы ассызыклаганча, Татарстанның Санкт-Петербург белән хезмәттәшлектә аерым сәхияфәсе бар. "Нәкъ менә Татарстан Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград камалышыннан чыгарылган балаларны үзенә кабул итте, – дип билгеләп үтте Александр Бельский, – 2024 елда без Ленинградны тулысынча азат итүнең һәм блокаданы алуның 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу Санкт-Петербург өчен бик мөһим вакыйга. Блокаданы алуны бәйрәм итү буенча оештыру комитетын РФ ФҖ Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко җитәкли, күп чаралар планлаштырылган. Татарстан делегациясе дә бәйрәмнәрдә һичшиксез булыр дип уйлыйм».

Килешү турында сөйләгәндә, Александр Бельский документны имзалау йомгаклары буенча һичшиксез "юл картасы" эшләнәчәк, дип ышандырды. Хезмәттәшлекнең мөһим юнәлешләре арасында ул мәгариф һәм мәдәният, спорт өлкәләрен билгеләде. "Безне иң яхшы спорт командаларының бер исеме  – "Зенит" футбол (Санкт-Петербург) һәм "Зенит" волейбол (Татарстан) клублары да берләштерә", – дип белдерде Санкт-Петербург Закон чыгару Собраниесе спикеры. Моннан тыш, Санкт-Петербургта волейбол академиясен төзү планлаштырыла.

"Безне күп нәрсә берләштерә, безгә Татарстан парламентыннан өйрәнер нәрсәләр бар, ләкин шул ук вакытта безгә дә уртаклашыр эшләребез бар, чөнки Россия парламентаризмы нәкъ менә Петербургта барлыкка килгән, ә Санкт-Петербург парламенты беренче Дәүләт Советы узган бинада урнашкан".

Татарстанда Санкт-Петербург белән хезмәттәшлеккә аерым игътибар бирелә. Сәүдә-икътисадый элемтәләрдән тыш, төбәкләрнең нык гуманитар һәм мәдәни элемтәләре барлыкка килгән. Ел саен Ленинград өлкәсе Энколово авылында татарларны гына түгел, күп милләтле Санкт-Петербург халкын да берләштерүче Сабантуй уза.

Килешүне имзалау тантанасы алдыннан Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Санкт-Петербург Закон чыгару Собраниесе депутатлары белән очрашты.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның социаль-икътисади үсеш мәсьәләләренә тукталды, хезмәттәшләрен республиканың икътисадый, сәнәгать һәм инвестицион потенциалы белән таныштырды.

2023 елның 10 ае йомгаклары буенча республиканың тулай төбәк продукты 3,35 трлн сум тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүе индексы - 103%, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме - 240,6 млрд сум, төп капиталга инвестицияләр - 767,7 млрд сум, 2,99 млн кв. м торак кертелгән.

Парламент башлыгы шулай ук Дәүләт Советы, фракцияләр һәм депутат төркемнәре, профиль комитетлары һәм парламент комиссияләре эше турында сөйләде. Делегация әгъзалары очрашу алдыннан парламент үзәге һәм парламентаризм музее буйлап уздырылган экскурсиядә Татарстан парламенты эшчәнлеге белән җентекләп таныша алдылар.

Парламентара хезмәттәшлек турындагы килешүне имзалау Санкт-Петербургның Закон чыгару Собраниесе Рәисе Александр Бельский җитәкчелегендәге парламент делегациясенең Татарстанга визиты кысаларында узды.

Санкт-Петербургның парламент делегациясе республикага эш визиты белән килде. Көннең беренче яртысында парламентарийлар Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, анда республиканың икътисадый һәм инвестицион потенциалы белән таныштылар. Көннең икенче яртысында Санкт-Петербург закон чыгаручылары Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград камалышында яшәүчеләр (блокадниклар) белән очрашырга планлаштыралар. Иртәгә делегация вәкилләре Иннополиста, Казан Кремлендә, Богородицкий монастыренда һәм Зөя утрау-шәһәрчегенең тарихи-мәдәни объектларында булачаклар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International