“Кулга кулны тотыйк, дуслар!” гала-концерты Казанда 19 декабрьдә узачак

2023 елның 15 декабре, җомга, 14:03

Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 19 декабрьдә Казанда Сәетгалиев исемендәге мәдәният сараенда узачак сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең “Кулга кулны тотыйк, дуслар!” XVI сәнгать фестивале гала-концертын әзерләүгә һәм үткәрүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән ТР Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина һәм Казанның Совет районы хакимияте башлыгы Роман Фәтхетдинов аралаштылар.

Роман Фәтхетдинов сүзләренә караганда, фестиваль инде район кысаларына гына сыймый. Хәзер бу кунаклар чакырылып үткәрелә торган   үзенчәлекле балалар өчен республика фестивале. Чит төбәкләрдән катнашырга теләүчеләр бар, мәсәлән, Ханты-Мансийсктан. "Географик яктан кына түгел, катнашучыларның яше дә арта,  – диде ул. – Сәхнәдә алар үз сәләтләрен ача һәм чиксез мөмкинлекләр күрсәтә. Бу иҗат һәм сәнгать ярдәмендә тәрбияләнүчеләрнең һәркайсы яңа сәләтләрен ача. Ә кемдер сөйләшергә дә өйрәнә. Мисал өчен, биш ел элек балалар сәхнәгә авырлык белән чыктылар, коляскаларда хәрәкәт иттеләр. Алар авырдан гына сөйләштеләр, ә ике елдан соң җырлый башладылар. Мондый гаҗәеп тарихлар күп".

Ел саен фестивальнең сайлап алу этапларында меңгә якын кеше катнаша, шуларның күпчелек өлеше - ятим балалар, интернат йортларында һәм Татарстанның махсус учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина хәбәр иткәнчә, фестивальне үткәрү елларында анда катнашучы учреждениеләр саны өчтән 33 кә кадәр арткан. "Әмма фестивальдә хөкем иткән игелек атмосферасын цифрлар белән аңлатып булмый, – диде ул. – Бу чын изгелек патшалыгы, анда балаларның бәхетле йөзләре, якты хис-кичерешләр һәм ихлас елмаюлар. Моңа битараф калу мөмкин түгел. Балалар үзләрен җиңеп чыгыш ясарга тырышалар. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның чиксез талантлары һәм тормышка мәхәббәтләре, эчке көчләре бар һәм алар шуның белән бөтен залны тутыралар".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International