Алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илленче утырышы ачылды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 10:20

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының илленче утырышы ачылды.

Утырышның көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 19 мәсьәлә кертелгән иде, шул исәптән 7 республика законы проекты.

Икенче укылышта автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралачак, анда даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыру функцияләрен гамәлгә ашыруга вәкаләтле республика башкарма хакимияте органы вәкаләтләрен киңәйтү карала.

Беренче укылышка җирле үзидарә, янгын куркынычсызлыгы, балаларның сәламәтлегенә зыян китерүне кисәтү чаралары, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсеше, халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү, мәдәни мирас объектлары, шулай ук Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертүче закон проектлары әзерләнгән.

Илленче утырышта шулай ук 2024 елга Дәүләт Советында закон проектлары эшенең якынча планы һәм 2024 елга республика Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлеге планы каралачак.

Утырышта шулай ук 2023 елда республика парламенты эшенә йомгак ясалачак. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясаячак.

Дәүләт Советы депутатлары көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының илленче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм 31 сорауны үз эченә ала:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкару турында.

3. «Федераль бюджеттан Татарстан Республикасы бюджетына бюджет кредитлары бирү турындагы килешүләргә өстәмә килешүләр раслау хакында» 516-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

4. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 515-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

5. «2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 514-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

6. «Казан шәһәрендәге районнар чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 497-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

7. «Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 509-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

8. «Аерым муниципаль берәмлекләр территорияләре чикләрен үзгәртү һәм «Буа муниципаль  районы» муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен  билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 513-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

9. «Татарстан Республикасында автомобиль транспортында һәм шәһәр җир өсте электр транспортында даими рәвештә пассажирлар йөртүне һәм багаж ташуны оештыруның аерым мәсьәләләре турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 501-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (II укылыш).

10. «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирле үзидарә органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге өлкәсендәге вәкаләтләрне яңадан бүлү турында» 517-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасы Җир кодексына үзгәрешләр кертү турында» 512-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында  (I укылыш).

12. «Янгын куркынычсызлыгы турында» Татарстан Республикасы Законының 22 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 511-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Татарстан Республикасында балаларның сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян китерүне кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының 4 статьясына үзгәреш кертү хакында» 498-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль  ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында» 510-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» Татарстан Республикасы Законының 12 статьясына үзгәреш кертү хакында» 508-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауларны үткәрү өчен бермандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында.

17. Ганиев Илшат Газыйм улының Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында.

18. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты составындагы үзгәреш турында.

19. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр чордагы эше турында хисабы.

20. 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проекты эшенең якынча планы турында.

21. 2024 елга Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары, башка дәүләтләр парламентлары һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлегенең якынча планы турында.

22. «Россия Федерациясендә гражданнарның сәламәтлеген саклау нигезләре турында» 2011 елның 21 ноябрендәге 323-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясындагы 1 өлешенең 10 пунктының һәм 83 статьясындагы 9 өлешенең конституциячел булуын тикшерү хакында гарызнамә белән Россия Федерациясе Конституция Судына мөрәҗәгать турында.

23. Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе эшчәнлеге турында мәгълүмат.

24. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 481609-8 номерлы федераль закон проекты турында (полиция органнары һәм контроль (күзәтчелек) органнары вәкаләтләре кабатлануны бетерү хакында).

25. «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын билгеләү буенча эксперимент үткәрү турында» Федераль законга  үзгәрешләр кертү хакында» 470805-8 номерлы федераль закон проекты турында (һөнәри керемгә салым түләүгә күчү тәртибен үзгәртү хакында).

26. «Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүгә һәм аларның әйләнешенә дәүләт контроле турында һәм алкогольле продукция куллануны (эчүне) чикләү хакында» Федераль законга  үзгәрешләр кертү турында һәм алкогольле продукцияне федераль махсус маркалар белән маркировкалау экспериментын үткәрү хакында» Федераль законның 2 статьясына үзгәреш кертү турында» 500091-8 номерлы федераль закон проекты хакында (эксперимент үткәрү срогын озайту өлешендә).

27. «Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын профилактикалау системасы нигезләре турында» Федераль законга һәм Россия Федерациясе административ суд эше кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 333901-8 номерлы федераль закон проекты турында (балигъ булмаганнар һәм аларның ата-аналары (законлы вәкилләре) белән профилактик эш буенча вәкаләтләрне киңәйтү өлешендә).

28. «Россия Федерациясенең мәҗбүри үтәтү органнарында хезмәт итү турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга  үзгәрешләр кертү турында» 494429-8 номерлы федераль закон проекты хакында (Россия Федерациясенең мәҗбүри үтәтү органнары хезмәткәрләренә карата  чикләүләрне һәм тыюларны төгәлләштерү өлешендә).

29. Хөкүмәт сәгате: «Татарстан Республикасында авыл территорияләрен комплекслы үстерү турында».

30. 2023 елда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы эше турында мәгълүмат.

31. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, хөкүмәт әгъзалары, чакырылган кунаклар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып бара.

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм "Одноклассники" социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырышның туры трансляциясе алып барыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International