2023 елга республика бюджетына үзгәрешләр кертелде

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 10:44

Бүген Дәүләт Советы утырышында 2023 елга һәм 2024 һәм 2025 елларның планлы чорына бюджет турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде. Республика керемнәре тулаем алганда 57,8 млрд. сумга арта.

"Узган еллардагы кебек үк, без бюджет керемнәрен һәм чыгымнарын шактый гына дәрәҗәдә арттыру турында фикер алышабыз. Бу – Татарстан Республикасы Рәисе һәм  Хөкүмәте җитәкчелегендә республика бизнесы һәм икътисады эше нәтиҗәсе», – дип басым ясады Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе Леонид Якунин, закон проектын тәкъдим итеп.

Профильле комитет рәисе ассызыклаганча, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты канунга үзгәрешләр проектын караган һәм 2023 финанс елы хисап датасына 2023 ел бюджетының керем һәм чыгым өлешен төгәлләштерүнең кирәклеген таныган.

Леонид Якунин әйтүенчә, керемнәр 57,8 млрд. сумга арта һәм гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү, илкүләм проектлар һәм федераль программалар чараларын финанслашу кебек мөһим юнәлешләргә өстәмә финанс ресурслары җибәрергә мөмкинлек бирә.

2023 нче елны республика, тулаем алганда, яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. «Агымдагы финанс нәтиҗәсе алдагыларыннан берничә факторны аерып тора, – дип билгеләде Леонид Якунин, – беренчесе – республика икътисадының төп тармаклары предприятиеләренең һәм оешмаларының логистик элемтәләрен, нефтькә һәм курс аермаларына бәяләрне тотрыкландыру, бу бюджет керемнәренең гарантияләнгән чыганакларын алырга мөмкинлек бирде. Икенчесе – илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен федераль акчаларны әлеге максатларга чыгымнарның 2/3 өлешенә кадәр арттыру.  Элегрәк суммалар шактый түбәнрәк иде, чагыштырмача алганда 12,5% ка. Тулаем алганда, барлык чыганаклар хисабына бу максатларга 45 млрд. сум юнәлтелгән. Өченчесе – социаль түләүләргә, бюджет даирәсендә эшләүчеләргә, аз керемле гражданнарга хезмәт хакын арттыруга чыгымнар. Әлеге юнәлешләр буенча гына да чыгымнар 250 млрд сум булыр,  12%ка артыр дип көтелә. Дүртенчедән – 9,6 млрд. сум күләмендә бюджет кредитлары буенча бурычларны ябу һәм 40 млрд. сумнан артык күләмдә бюджет кытлыгын ябу чыганакларын формалаштыру».

Бюджет чыгымнары тулаем алганда 68 млрд. сумга арта.

«Барлык чыгымнарның 90%тан артыграгы программалы бюджет, – дип билгеләп үтте Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе, –  бу ел дәвамында 4 мең 143 төрле объект төзергә һәм ремонтларга, шул исәптән - 11 мәктәп, 3 балалар бакчасы, шулай ук 339 мәгариф объектын капиталь төзекләндерергә мөмкинлек бирде. Быел шулай ук 315 сәламәтлек саклау һәм мәдәният объекты төзелде һәм ремонтланды, 3 млн квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды. Һәм болар барысы да бюджет, программа финанслары, илкүләм проектларны да кертеп, хисабына эшләнгән".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International