Республиканың бер мандатлы сайлау округлары чикләренең яңа схемасы расланды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 12:58

Бүген Дәүләт Советы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау өчен бер мандатлы сайлау округларының яңа схемасын раслады.

«Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар үткәрү өчен бер мандатлы сайлау округлары схемасын раслау турында» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Карары проектын Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев тәкъдим итте.

"Сайлау округларының гамәлдәге схемасы 2014 елда Дәүләт Советы тарафыннан расланган иде һәм 2014 һәм 2019 елгы сайлауларда кулланылды, - дип искәртте республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе. - Яңа схемада сайлаучылар саны буенча бер мандатлы сайлау округларының якынча тигезлеге турындагы таләпләр үтәлде. Хәзерге вакытта республикада сайлаучылар саны 2 млн 928 мең 190 кеше тәшкил итә».

Барлыгы 50 бер мандатлы сайлау округы эшләячәк, шуларның 17сен яңа чикләрдә расларга тәкъдим ителә. Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, шәһәр округларында сайлау округларының элеккеге саны саклана. Казанда аларның саны - 16, Яр Чаллыда - 7, Әлмәттә һәм Түбән Камада-3әр округ. Яңа чикләрдә Апас, Буа, Алексеевск, Чистай, Әлмәт, Азнакай, Зәй, Менделеевск, Кукмара, Арча сайлау округлары оештырылачак. Шулай ук Питрәч округы (Питрәч һәм Теләче районнары), Биектау округы (Биектау һәм Әтнә районнары), Ык буе округы (Әгерҗе, Актаныш һәм Минзәлә районнары) һәм Кама-Вятка округы (Мамадыш һәм Түбән Кама районнары) барлыкка килә.

Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча фикер алышуда депутатлар Хафиз Миргалимов, Азат Хамаев, Алсу Тарханова, Ләлә Кудерметова, Александр Комисаров, Игорь Бикеев катнашты, алар округларда сайлаучыларның тигез санда составын тәэмин итү, участок сайлау комиссияләренең нәтиҗәле эшләве өчен шартлар тудыру, районнарның административ чикләренә туры килү-килмәү мәсьәләләренә игътибар иттеләр.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин әлеге карар проектын профильле комитет тарафыннан хуплануын әйтте. Ул шулай ук комитет утырышында әлеге мәсьәләне тикшерүдә парламентта тәкъдим ителмәгән сәяси партияләр вәкилләре катнашуы турында хәбәр итте.

Дәүләт Советы республика сайлау округлары чикләренең яңартылган схемасын раслады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International