Казан шәһәре районнары чикләренең карта-схемасына үзгәрешләр кертелә

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 13:00

Бүген Дәүләт Советы «Казан шәһәрендәге районнар чикләре турында» ТР Законына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектын кабул итте, ул Совет районы чикләренә «Фәнни шәһәрчек» территориясен һәм «Курган» җирләү комплексы территориясен, Идел буе районы чикләренә «Динамо» биатлон комплексы территориясен кертә.

Документны Казан шәһәре башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин тәкъдим итте, ул закон проектының яңа редакциядәге карта-схеманы һәм Казан шәһәрендәге районнар чикләренең картографик тасвирламасын тәкъдим ителгән чикләр үзгәрешләренә туры китереп үзгәртүне күздә тотуын билгеләп үтте. Шулай ук Казан шәһәренең Вахитов һәм Идел буе районнары чикләрен Нурсолтан Назарбаев урамы буенча Вахитов мәйданына кадәр күрсәтүдә техник хата төзәтелә.

Казан шәһәре районнары чикләрендә фаразланган үзгәрешләрне исәпкә алып, Совет районында халык саны якынча 600 кешегә артачак һәм якынча 340 мең кеше тәшкил итәчәк, Идел буе һәм Вахитов районнарында халык саны үзгәрмәячәк.

Дәүләт Советы депутаты, Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты әгъзасы Олҗга Воронова комитетның уңай карары белән таныштырды һәм тәкъдим ителгән закон проектын хупларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы закон проектын беренче укылышта һәм тулаем кабул итте.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International