Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты эшенә йомгак ясалды

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 13:18

Бүген Дәүләт Советы утырышында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының 2019 елның сентябреннән 2023 елның декабренә кадәр вакыт эчендә башкарылган эшләренә хисап тәкъдим ителде. Бу нисбәттән комитет рәисе Александр Тыгин чыгыш ясады.

Александр Тыгин искәрткәнчә, Дәүләт Советының гамәлдәге чакырылышында беренче тапкыр Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет оештырылган, аңа 11 депутат кергән. Комитет эшчәнлеге торак өлкәсе, коммуналь хуҗалык, тарифларны көйләү, транспорт, республиканың юл һәм төзелеш комплексы кебек социаль юнәлешләрне үз эченә ала.

Хисап чорында комитет каравында 51 Татарстан Республикасы законы проекты булган, шулардан 44 закон проекты республика парламентарийлары тарафыннан эшләнгән. Александр Тыгин комитетның тармак ведомстволары белән тыгыз эшләвен билгеләп үтте. Аерым алганда, «Такси турында» закон Хөкүмәт актлары белән параллель рәвештә, шулай ук барлык парламент партияләре белән хезмәттәшлектә эшләнгән.

Александр Тыгин билгеләп үткәнчә, комитет эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – федераль законнарны камилләштерү эше. Бу эш гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү, социаль ипотека программасында катнашучы күп балалы гаиләләрнең торак хокукларын яклау, каты һәм сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү кебек өлкәләргә кагылды. "185 нче Федераль закон буенча эшче төркем кысаларында республика тәҗрибәсе нигезендә 9 төзәтмә эшләнде һәм кертелде, – дип белдерде комитет башлыгы. – Безнең тәкъдимнәр тулы мәгънәдә законның яңа текстына кертелде".

Каты һәм сыек көнкүреш калдыклары белән эш итү системасын камилләштерү буенча масштаблы эш башкарылды. Эшче төркем әлеге темага Идел буе федераль округы субъектларының закон чыгару органнары ассоциациясе утырышын үткәрү инициативасы белән чыкты. Ул Казанда Идел буе төбәкләренең закон чыгару җыелышлары катнашында узды. Утырыш нәтиҗәләре буенча берничә закон чыгару инициативасы әзерләү турында карар кабул ителде.

Халык мөрәҗәгатьләре, депутатларның үз округларында сайлаучылар белән очрашулары һәм наказлар комитет эшендә мөһим юнәлеш алып тора. Комитет үткәргән чараларның 40% тан артыгы урыннарга, районнарга чыгып узган. Комитет тарафыннан барлыгы 223 мәсьәлә каралган, шул исәптән 56 контроль мәсьәлә. Хисап чорында комитет тарафыннан 3 меңнән артык гражданнар мөрәҗәгате каралган.

Александр Тыгин Экспертлар советы әгъзаларына рәхмәт белдерде, алар депутатлар белән беррәттән бөтен чор дәвамында актив эшчәнлек алып барганнар. Экспертлар советы тармак экспертларыннан – транспорт, энергетика, ТКХ предприятиеләре җитәкчеләреннән һәм фән вәкилләреннән төзелгән. Хисап чорында Экспертлар советы 30 утырыш үткәргән, шул исәптән комитет белән берлектә. Экспертлар барлыгы 155 мәсьәләне тикшергән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе комитет эшенә югары бәя бирде, ул депутатларның яңа тәкъдимнәрне һәм законнарны гамәлгә ашыруда инициативалы булуларын теләде, шулай ук башкарма органнар, профильле министрлыклар белән эшне көчәйтергә тәкъдим итте

Комитет хисабы парламентарийлар тарафыннан игътибарга алынды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International