Татарстан Дәүләт Советының Россия төбәкләре һәм башка дәүләтләр парламентлары белән хезмәттәшлек планы кабул ителде

2023 елның 18 декабре, дүшәмбе, 16:28

Бүген депутатлар 2023 елда Россия субъектларының закон чыгару органнары белән парламентара элемтәләрне ныгыту буенча Татарстан парламенты эшенә йомгак ясадылар, шулай ук Дәүләт Советының 2024 елга РФ субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән хезмәттәшлек итү планын расладылар.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Татарстан парламентының төбәкара һәм халыкара эшчәнлеге турындагы мәгълүматны тәкъдим итеп, республика Дәүләт Советының төбәк парламентлары, Идел буе федераль округы субъектларының, шулай ук БДБ илләренең дәүләт хакимияте закон чыгару органнары белән актив хезмәттәшлеген билгеләп үтте.

2023 елның истәлекле чаралары арасында Альберт Хәбибуллин «Россия –ислам дөньясы: Казан форумы» 14 нче халыкара икътисадый форумын, « РОСТКИ: Россия һәм Кытай – үзара файдалы хезмәттәшлек» беренче Халыкара форумын атады, анда республика парламентарийлары актив катнашканнар. 

ТР Дәүләт Советы һәм Минск өлкәсе Депутатлар советы арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанга Минск өлкәсе парламент делегациясе килгән. Июнь аенда Уфа шәһәрендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе муниципаль районы һәм Минск өлкәсенең Стародорожский районы арасында дуслык мөнәсәбәтләре урнаштыру турында килешү имзаланган. 17 октябрьдә Казанда Белоруссия һәм Россия Берлеге Парламент Җыелышының Энергетика һәм транспорт буенча комиссиясенең чираттагы утырышы оештырылган.

Үзбәкстан Республикасы Президентының Татарстанга визиты һәм Татарстан Рәисенең Каракалпакстан Республикасына визиты нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советының һәм Каракалпакстан Республикасы Жокаргы Кенесының парламентара хезмәттәшлеген үстерү буенча эшче төркем төзелгән.

Татарстан Республикасы парламент делегациясе Алтай республикасында булган, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Эл Корылтае арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.

Декабрьдә Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы делегациясе Татарстанга эш визиты белән килгән, аның нәтиҗәсе буларак  Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Санкт-Петербургның Закон чыгару Җыелышы арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул куелган.

Шулай ук бу елда парламент эшчәнлеге тәҗрибәсе белән алмашу кысаларында Иркутск, Түбән Новгород һәм Пенза коллегаларының эш сәфәрләре оештырылган.

Парламент комитетларының актив хезмәттәшлеге дәвам итә.

Хәзерге вакытта ТР Дәүләт Советының РФнең 37 субъекты белән хезмәттәшлек турында 44 килешүе, федераль дәүләт хакимияте органнары белән 2 килешүе һәм чит илләрнең һәм аларның субъектларының закон чыгару органнары белән хезмәттәшлек турында 11 килешүе һәм беркетмәсе бар.

Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Россия Федерациясе субъектлары парламентлары, башка дәүләтләр һәм халыкара парламент оешмалары белән 2024 елга якынча хезмәттәшлек планы проекты Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты утырышында каралган һәм хупланган.

Дәүләт Советы 2024 елга тәкъдим ителгән якынча планны раслады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International