Дәүләт Советында республика шәһәрләрендә һәм районнарында Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар

2023 елның 22 декабре, җомга, 14:48

Бүген Дәүләт Советында түгәрәк өстәл узды, анда республиканың муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре эшенең яңа юнәлешләре турында фикер алыштылар. Щлеге чарада Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Татарстан халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР Халыклар Дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, шәһәр һәм район Халыклар дуслыгы йортлары җитәкчеләре катнашты.

Очрашуны ачып, Айрат Зарипов күпмилләтле Татарстанда милли-мәдәни берләшмәләр эшчәнлеген оештыру мәсьәләләренең актуальлеген билгеләп үтте. «Безгә узып баручы 2023 елда Дуслык йортлары эшчәнлегенең нәтиҗәләрен анализларга һәм проблемалы мәсьәләләрне хәл итү юлларын бергәләп эзләргә кирәк, – диде ул. – Шул ук вакытта, һәрберегезнең тәҗрибәсенә таянып, эшебезнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча бурычларны билгеләү мөһим».

Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров, Түбән Кама, Чаллы, Менделеевск һәм Нурлат шәһәрләренең Дуслык йортларының уңышлы эшләвен билгеләп, дәүләт хакимияте органнарының, профильле министрлыкларның һәм ведомстволарның милли сәясәт өлкәсендәге ресурс потенциалын актив кулланырга өндәде. Аның фикеренчә, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре – ул этномәдәни чаралар оештыру һәм үткәрү, Татарстанда яшәүче халыкларның традицияләрен, тарихын һәм туган телләрен пропагандалау гына түгел, ә шулай ук патриотик тәрбия бирү, җинаятьчелекне профилактикалау, мигрантларны адаптацияләү һәм социализацияләү һәм мәгълүмати берләшмәне үстерү. «Киләсе 2024 елда безгә бердәм идеологик киңлек булдырырга туры киләчәк, – дип ассызыклады Тимур Кадыйров. – Моның өчен, беренче чиратта, безнең берләшмәләрнең хокукый статусын җирлекләрдә хәл итәргә, дәүләт һәм коммерция грантларында катнашу буенча системалы, планлы эшкә күчәргә кирәк. Һәм, әлбәттә, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән хезмәттәшлек итәдә координация таләп ителәчәк».

Яр Чаллы, Түбән Кама, Тәтеш һәм Нурлат Халыклар дуслыгы йортлары вәкилләре үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклашып, матди-техник һәм кадрлар проблемаларына игътибар иттеләр. Аларның фикеренчә, иң кискен мәсьәләләрнең берсе грант конкурсларында катнашуга гаризаларны юридик яктан рәсмиләштерү булып кала. Бу уңайдан республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин ведомствоның һәрьяклап хокукый яктан һәм кадрлар буенча ярдәм күрсәтергә әзерлеге турында хәбәр итте.

ТР Халыклар ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев түгәрәк өстәлдә катнашучыларның игътибарын туган телләрне өйрәнү буенча якшәмбе мәктәпләрен дәреслекләр һәм кулланмалар белән тәэмин итү мәсьәләләренә юнәлтте, шулай ук туган тел, мәдәният һәм гореф-гадәтләр язмышы өчен көрәшүче энтузиастларны активрак җәлеп итәргә чакырды.

Дуслык йортларының киләчәк эш планнары турында фикер алышуга йомгак ясап, Айрат Зарипов түгәрәк өстәлдә катнашучыларга уртак эш өчен рәхмәт белдерде һәм иҗтимагый оешмаларның нәтиҗәлелеген арттыру республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International