Фәрит Мөхәммәтшин федераль һәм республика журналистлары белән очрашты

2024 елның 12 гыйнвары, җомга, 14:27

Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның федераль һәм республика ММЧ вәкилләре белән узган матбугат конференциясендә Дәүләт Советының 2023 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2024 елга планнар турында фикер алыштылар. Республика парламенты башлыгы Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2024 елдан ниләр көтүен әйтте, көзге сессиядә парламент кабул иткән мөһим социаль әһәмиятле законнарны билгеләп узды, шулай ук хәзерге вәзгыятьтә парламентара элемтәләрне үстерү перспективалары турында сөйләде.  

ММЧ вәкилләре белән очрашу Россия матбугаты көне һәм искечә Яңа ел алдыннан узды. Матбугат конференциясен ачып, Фәрит Мөхәммәтшин барысын да алда торган бәйрәмнәре белән котлады, уңышлар һәм иминлек теләде. "Ел җиңел булмады, барлык идеяләребезне актив рәвештә хуплаганыгыз, материалларыгызда мөһим мәсьәләләр күтәргәнегез өчен рәхмәт белдерәм, - дип басым ясады парламент башлыгы журналистларга мөрәҗәгать итеп, - закон чыгаручы хакимият органы мәгълүмати вакуумда эшли алмый. Дәүләт Советы депутатлары исеменнән һәм шәхсән сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм, без сезнең белән күп яктан бердәм, һәм безнең максатлар бер».

Барлык кыенлыкларга карамастан, узган ел республикада төп макроикътисади күрсәткечләр (тулаем төбәк продукты, төзелеш, инвестицияләр) буенча үсеш теркәлгән. Аерым алганда, тулаем төбәк продукты күләме, алдан бәяләү буенча, 4 трлн сум тәшкил итәчәк.  Җибәрелгән продукция күләме – 4,5 трлн. сум, төзелеш эшләре күләме 700 млрд. сум,  2022 елга 114%  үсеш белән.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, узган ел парламент эшендә төп өстенлек – махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү. Донбасста яшәүчеләргә, Татарстан шефлыкка алган  Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә дә зур ярдәм күрсәтелә. Бары тик «Бердәм Россия» партиясе линиясе буенча гына да 133 йөк машинасында  ике мең тоннадан артык беренче кирәкле әйберләр белән гуманитар йөк җибәрелгән.

Парламент башлыгы республикабызның барлык битараф булмаган кешеләренә гуманитар йөкләрне формалаштыруда һәм илтүдә актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин үз теләге белән үз зонасына киткән парламентарийларны  –  Эдуард Шәрәфиев белән Марат Галиевны аерым билгеләп үтте.

Парламент эшенең нәтиҗәләренә килгәндә, 2023 елда 12 утырыш уздырылган. ТР Дәүләт Советы тарафыннан 138 Татарстан Республикасы Законы кабул ителгән һәм Рәис тарафыннан имзаланган, шуларның 20се – база законнары.

Кабул ителгән төп законнарның берсе – Татарстан бюджеты. "Авыр вакытта республика дәүләт хакимияте органнары һәм муниципалитетларның уртак тырышлыгы белән без республиканың алга таба социаль-икътисади үсеше өчен балансланган бюджет кабул итә алдык", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин. 

Кабул ителгән социаль әһәмиятле законнардан парламент башлыгы махсус хәрби операциядә катнашкан  ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә өстенлекле хокукны билгеләүгә,  күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләрен бушлай бирү тәртибен төгәлләүгә, түләүсез юридик ярдәм алу хокукына ия булган затлар исемлеген төгәлләүгә, җиңел таксида пассажирлар һәм багаж ташуны оештыруга, электр двигательләре белән генә җиһазландырылган транспорт чараларына карата салым ташламалары, бизнес-паркларга дәүләт ярдәме, авыл хуҗалыгы кооперациясе һәм фермерларга ярдәм итү өлкәсендә компетенция үзәкләренә кагылышлы законнарны билгеләп үтте.

Парламент эшендә гражданнар мөрәҗәгате белән эшләү мөһим юнәлеш булып кала. Узган ел Дәүләт Советы җитәкчелеге һәм комитетлары адресына 3600 мөрәҗәгать килгән. "Безнең төп бурыч – бер генә мөрәҗәгатьне тә җавапсыз калдырмау", - дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин.

Фәрит Мөхәммәтшин булачак вакыйгаларга аерым тукталды. 2024 ел Россиядә һәм Татарстанда яңа электораль циклның старты белән билгеләп үтелә. Мартта Россия Федерациясе Президентын сайлаулар узачак. Сентябрьдә татарстанлылар җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау өчен кабат тавыш бирү участокларына киләчәк. Аннары 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар һәм муниципаль сайлаулар узачак. 2026 елда РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларын сайлау.

Парламент башлыгы әйтүенчә, Россиядә игълан ителгән Гаилә елы, ә Татарстанда Фәнни – технологик үсеш елы кысаларында зур эш башкарылачак. "Без Россия Президентының 2024 елны Гаилә елы дип игълан итү тәкъдимен хупладык, – диде парламент башлыгы, – гаилә – җәмгыятебезнең нигезе, бу теләсә кайсы дәүләт, Республика, һәр территория, субъект кыйммәтләре".

2024 елның мөһим вакыйгалары арасында Казанда тарихта беренче тапкыр «Киләчәк уеннары» уздыру, «Россия – Ислам дөньясы» Халыкара икътисади форумы, БРИКС башлыклары саммиты.

2024 елга Дәүләт Советында закон проектлары эшенең якынча планында 23 республика законы проекты теркәлгән. Шулай ук республика программаларын һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Журналистлар Фәрит Мөхәммәтшиннан яңа срокка тәкъдим ителергә җыенамы дип сорадылар. Парламент башлыгы әлегә ниндидер карар кабул итмәвен әйтте. Һәрхәлдә, Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Дәүләт Советы башында "кешеләрне яратучы кеше" булырга тиеш, һәм ул яхшы әзерләнгән булырга тиеш.

Шулай ук бүген матбугат конференциясендә парламентара элемтәләрне үстерү, республика Конституция советы, Идел буе Яшьләр парламентлары ассоциациясе һәм республика яшьләр парламенты эшләре мәсьәләләре тикшерелде.

Тулаем алганда, журналистларның алтынчы чакырылыш  Дәүләт Советы эше турындагы соравына җавап биреп, Фәрит Мөхәммәтшин парламентның барлык сигез комитеты каршында төзелгән эксперт советлары эшен һәм парламентның контроль функциясен көчәйтүен атады. "Бүген парламент, Президиум яки профильле комитетның бер генә утырышы да контроль мәсьәләләр каралмыйча узмый, шулай итеп, парламентарийлар хокукны куллану практикасы һәм законнарны үтәү мәсьәләләрен контрольдә тоталар», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International