Яшьләр парламентының 2023 елдагы эшенә йомгак ясады

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе, 16:23

Бүген Дәүләт Советында Яшьләр парламенты утырышы узды, анда 2023 елда башкарган эшләргә йомгак ясалды һәм алдагы чорга план расланды. Моннан тыш, яшь парламентарийлар берничә Федераль законга, шул исәптән яшьләр сәясәте турында законга үзгәрешләр кертү турындагы тәкъдимнәрне тикшерделәр. Республиканың Яшьләр парламенты әгъзаларын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Яшь парламентарийларга актив гражданлык позициясе өчен рәхмәт белдереп, Дәүләт Советы Рәисе Яшьләр парламенты әгъзаларының һәрвакыт яшьләр белән эшләүдә, укуда яки эштә, шулай ук иҗтимагый-сәяси тормышта авангардта булырга тиешлеген ассызыклады. "Сезнең позиция күп кенә яшьләр алдында тора, шуңа күрә сез бердәмлек үрнәген күрсәтергә тиеш, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу аеруча март аенда булачак Россия Президентын сайлаулар һәм сентябрь аенда булачак җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар, 2025 елда Татарстан Республикасы Рәисен сайлаулар һәм  муниципаль сайлаулар, 2026 елда Дәүләт Думасы депутатларын сайлаулар белән бәйле цикл башланыр алдыннан аеруча мөһим.  Сезгә яшьләр арасында аңлату эшенә актив кушылырга, булачак сайлау кампанияләренең мөһимлеге турында сөйләргә кирәк. Бу бигрәк тә беренче тапкыр тавыш бирәчәк яшьләргә кагыла".

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итүдә яшьләрнең югары ролен билгеләп үтте. "Безгә авыр санкция шартларында катлаулы бурычларны бергәләп хәл итәргә һәм республика үсеше темпларын саклап калырга кирәк, – дип ассызыклады парламент башлыгы.  – 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан сәнәгать җитештерүе, авыл хуҗалыгы, төзелеш һәм социаль-икътисадый үсешнең башка күрсәткечләре буенча Россия төбәкләре арасында алдынгы позицияләрне саклап калды. Һәм бу уңышларда яшьләребезнең дә өлеше зур".

2023 елда Яшьләр парламенты эшчәнлеге турында мәгълүматны аның рәисе Нина Шимина тәкъдим итте, ул барлык комиссияләрнең эшен югары бәяләде. Аның әйтүенчә, сайланган яшь парламентарийлар үз шәһәрләрендә һәм районнарында актив эшлиләр. Узган елда Яшьләр парламенты үткәргән чаралар арасында Нина Шимина парламент дәресләрен үткәрүдә катнашу, яшь гаиләләр фестивальләре, "Казан - Хезмәт даны шәһәре" иҗади конкурсы, ЛХР һәм ДХР халкына гуманитар ярдәм оештыруда катнашу, спорт ярышлары, эшкуарлык буенча мәгърифәтчелек курслары һәм башкалар турында аерым билгеләп үтте.

Дәүләт Советы депутатларының Яшьләр парламенты әгъзаларына зур ярдәм күрсәтүен билгеләп, Нина Шимина ТР Дәүләт Советы комитетлары белән алга таба нәтиҗәле хезмәттәшлек итүгә өмет белдерде.

Утырышта катнашучылар 2023 елда ТР Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүмат кабул иттеләр, шулай ук 2024 елда Яшьләр парламенты эш планын бертавыштан расладылар.

Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, яшьләр парламенты әгъзаларына авылны үстерү, экология һәм хайваннар дөньясын саклау мәсьәләләренә даими игътибар биргәннәре өчен рәхмәт белдереп, яшь парламентарийларны әлеге юнәлештәге программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыруда катнашырга чакырды. "Иң кискен сорауларның берсе –авылны саклап калу, – дип искәртте ул. – Соңгы гасырда гына да республикабыз меңнән артык авылны югалтты. Авыл картая, кешеләр шәһәрләргә китә. Татарстанның кайбер районнарында "Авыл яши" проекты тормышка ашырыла. Проектка игътибар итегез, һәм сез аның иң актив тарафдарлары һәм катнашучылары булырсыз дип ышанам".

Яшьләр парламенты утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Яшьләр парламенты утырышында Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты рәисе Иван Гущин, яшьләр эшләре министры урынбасары Айгөл Сабирова катнашты.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International