Профильле комитет утырышында авыл хуҗалыгын үстерү буенча дәүләт программасын үтәү нәтиҗәләре турында фикер алыштылар

2024 елның 2 феврале, җомга, 11:50

Бүген Дәүләт Советында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды, анда «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасының 2023 елда үтәлеше нәтиҗәләре һәм агымдагы елның I кварталына планнар турында фикер алыштылар.  Моннан тыш, парламентарийлар Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында республика закон проектын карады.

Төп доклад белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов чыгыш ясады, авыл хуҗалыгына дәүләт ярдәме буенча уңай финанс динамикасын билгеләп үтте. "Узган ел дәүләт программасын гамәлгә ашыруга 18,1 млрд сум күләмендә финанслау каралган иде, шул исәптән федераль бюджеттан - 6,1 млрд сум, агымдагы елда федераль акчалар күләме 6,5 млрд сум тәшкил итә, – дип билгеләп үтте Ленар Гарипов. – Кагыйдә буларак, әлеге саннар ел дәвамында арту ягына бара. Шулай итеп, авылга дәүләт ярдәме кимеми. Беренче кварталда ук 3 млрд сумнан да ким булмаган дәүләт ярдәмен күрсәтү планлаштырыла».

Ведомство бәяләвенчә, узган ел 289,2 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. Җитештерү индексы чагыштырма бәяләмәдә 92,1% тәшкил итә. Азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре уңай динамика күрсәтте. "Җибәрелгән продукция күләме беренче тапкыр 300 млрд сумнан артып китте. Үсеш индексы - 105,5%, план арттырып үтәлгән, – дип ассызыклады докладчы. – Гомумән, тармак буенча, азык-төлек сәнәгатен исәпкә алып, 590 млрд сумлык продукция җитештерелгән, ягъни Татарстанның тулай төбәк продуктының якынча 6,5 проценты. Агымдагы елда Дәүләт программасы нигезендә узган елга карата 10,7% үсеш планлаштырыла".

Ленар Гарипов билгеләп үткәнчә, узган ел республика аграрийлары өчен үсемлекчелек ягыннан җиңел булмаган. Корылык аркасында барлык районнарда гадәттән тыш хәл режимы кертелгән. Һава шартларына карамастан, республика аграрийлары 3,6 млн тонна икмәк уңышы, 1,8 млн тонна шикәр чөгендере, 1,14 млн тонна бәрәңге һәм яшелчә җыя алган. "Терлекләрне кышлату өчен җитәрлек азык әзерләнгән. Көзге культуралар 550 мең гектар мәйданда чәчелгән. Аларның хәле мониторингы алып барыла. Кышлауга уҗымнарның 96 проценты яхшы һәм канәгатьләнерлек хәлдә керде», – дип белдерде министрның беренче урынбасары.

Ленар Гарипов 2023 елда сөт җитештерү күләме 2,2 млн тоннага, ит җитештерү күләме 513 мең тоннага җиткәнен билгеләп үтте. Министр урынбасары терлекчелекне азык белән тәэмин итүне өстенлекле бурыч дип атады. Моның өчен азык үзәкләре төзелеше дәвам итә. 23 муниципаль районда 164 мең баш мөгезле эре терлеккә хезмәт күрсәтүче 47 шундый үзәк файдалануга тапшырылган. Быел тагын 9 үзәк төзү планлаштырыла.

Машина-трактор паркын яңарту дәвам итә. Узган ел 12,9 млрд сумнан артык суммага 2988 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган.

Докладны тыңлаганнан соң профильле комитет әгъзалары 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының эшен уңай билгеләп үттеләр. Комитет рәисе Азат Хамаев һәм депутат Таһир Һадиев ведомствога авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең кече формалары өчен субсидияләр бүлеп бирүгә аерым игътибар бирергә тәкъдим иттеләр. Депутатлар билгеләп үткәнчә, әлеге форма буенча субсидияләрне бер үк җитештерүчеләр ала, шул ук вакытта төрле сәбәпләр аркасында авырлыклар кичерүчеләргә, шул исәптән документлар җыюда һәм рәсмиләштерүдә дә ярдәм күрсәтергә кирәк.

Бүген комитет әгъзалары ТР Экология кодексына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын хупладылар, аны Дәүләт Советы утырышында карарга тәкъдим иттеләр. «Татарстан Республикасы Экология кодексының 8 һәм 50 статьяларына үзгәрешләр кертү турында» Татарстан Республикасы законы проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән, алар 2024 елның 1 мартыннан үз көченә керә. Аерым алганда, закон проектында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының экологик өлкәдәге вәкаләтләре исемлеген әйләнә-тирә мохит торышының федераль дәүләт мәгълүмат системасында мәгълүмат урнаштыру вәкаләте белән тулыландыру каралган. Шулай ук Татарстан Экология кодексыннан дәүләт экологик мониторинг мәгълүматлары фондының искә алынуы алып ташлана.

Утырышта комитет әгъзалары шулай ук төбәкләрнең закон чыгару җыелышларыннан килгән берничә федераль закон проектын хупладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International