Парламент комитеты гражданнарның торак хокукларын тәэмин итү турындагы закон проектларын карады

2024 елның 2 феврале, җомга, 15:40

Бүген Дәүләт Советында Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм Комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышы узды. Комитет әгъзалары гражданнарның торак хокукларын тәэмин итүгә кагылышлы берничә закон проектын карадылар. Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

ТРда шәһәр төзелеше эшчәнлеге һәм гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектын Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев тәкъдим итте. Депутат билгеләп үткәнчә, закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатыннан эшләнгән.

Федераль закон территорияләрне комплекслы үстерү турында килешүләр төзелгән затларның һәм территорияләрне комплекслы үстерү турында кабул ителгән карарларны гамәлгә ашыруны тәэмин итүче юридик затларның хокукларын һәм бурычларын билгели. Аерым алганда, Россия Федерациясенең шәһәр төзелеше кодексына территорияне комплекслы үстерү операторы төшенчәсе кертелгән.

"Закон проекты ТР Министрлар Кабинетына әлеге операторны билгеләү һәм аның белән комплекслы үсеш турындагы карарны гамәлгә ашыру максатында килешү төзү тәртибен билгеләү вәкаләтләрен беркетә", – дип белдерде Камил Садриев.  

Моннан тыш, «Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы Законының 101 статьясына үзгәрешләр кертеп, торак төзелеше территориясен комплекслы үстерү турында Карар кабул ителгән очракта, территорияне, мондый территория чикләренә кертелгән күпфатирлы йортлардагы биналарны комплекслы үстерү турында карарны гамәлгә ашыручы юридик зат милкенә тапшыру мөмкинлеге карала.

Бүген профильле комитет әгъзалары ТРда күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында республика законына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын хупладылар.  Федераль закон милекчеләрнең күпфатирлы йортта гомуми милекне капиталь ремонтлауга взнослар түләүне билгеләү кагыйдәләрен билгели.

Закон проектында күпфатирлы йортның бер өлешендә урнашкан биналарны капиталь ремонтлау өчен түләүне кичектереп тору срогын билгеләү күздә тотыла. "Күпфатирлы йортның һәр этабы өчен алты айлык кичектерү вакытын билгеләргә тәкъдим ителә, ул региональ программага үзгәрешләр кертелгән айдан исәпләнәчәк. Норма республика законы үз көченә кергән көнгә кадәр барлыкка килгән хокукый мөнәсәбәтләргә кагылачак", – дип аңлатты Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев, документны тәкъдим итеп.

ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү һәм ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннары белән тәэмин итү турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү хакында закон проектын тәкъдим итте. Үзгәрешләр федераль закон кабул ителү белән бәйле, ул ТР бюджеты акчалары хисабына төзекләндерелгән торак бинаны милеккә сатып алуга яки кредитны тулысынча түләү өчен түләүләр бирү рәвешендә өстәмә ярдәм чарасын билгели. Өстәмә чара ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган, бу категориягә кертелгән 23 яшькә җиткән балаларга кагыла.

Алсу Әсәдуллина аңлатканча, 2007 елдан 2012 елга кадәр ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы тарафыннан 733 торак сертификаты бирелгән. 2013 елдан Татарстанда ятим балаларны торак белән тәэмин итү әзер төзекләндерелгән торак биналар бирү юлы белән башкарыла. "2024 елга кадәр 4725 кеше торак белән тәэмин ителгән. Агымдагы елда әлеге категориядәге 600 кешене торак белән тәэмин итү планлаштырыла», – дип төгәлләде министр урынбасары.

Түләүнең минималь күләме Федераль закон нигезендә, Татарстан Республикасы буенча торак бинаның уртача базар бәясеннән чыгып исәпләнә, әмма билгеләнгән федераль уртача базар бәясеннән түбән түгел. Шулай итеп, 2024 елның I кварталына түләү күләме 4 393 257 сумнан ким булмаска тиеш.

Бер үк вакытта «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законына корреспондент үзгәреш кертү күздә тотыла.

Утырышта каралган закон проектлары комитет тарафыннан хупланды һәм ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителергә тәкъдим ителде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International