Профильле комитет утырышында Россия Президентын сайлауны оештыру һәм законнар белән тәэмин итү мәсьәләләре каралды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе, 12:35

Бүген Дәүләт Советында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышы узды. Комитет әгъзаларына ТР Үзәк сайлау комиссиясенең 2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлауны үткәрүне законнар белән тәэмин итү һәм оештыру турында мәгълүмат бирелде. Моннан тыш, депутатлар берничә республика закон проектын карады. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлауны үткәрүне закон белән тәэмин итү һәм оештыру турында мәгълүматны ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов тәкъдим итте. Ул, аерым алганда, Россия Федерациясе Президентын сайлау тәртибе «Россия Федерациясе Президентын сайлау турында»гы Федераль закон белән билгеләнүен, анда Россия Президентын сайлауны үткәрүнең төп принциплары һәм гражданнарның сайлау хокуклары чагылдырылган булуын искәртте.

Россия Президентын сайлаулар илнең бөтен территориясен үз эченә алган бердәм федераль сайлау округы буенча үткәрелә. Россия Федерациясе Конституциясенең 81 статьясына ярашлы рәвештә, Президент алты елга Россия гражданнары тарафыннан яшерен тавыш бирү юлы белән турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә сайлана.

Быел РФ Президентын сайлаулар 17 мартка билгеләнгән. Тавыш бирү өч көн дәвамында – 15, 16 һәм 17 мартта үткәреләчәк.

29 гыйнвардан Россия Үзәк сайлау комиссиясе раслаган графикка ярашлы рәвештә мәгълүмат кампаниясенең икенче этабы башланды. Сайлаулар уздырылган чорда республикада 2767 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, шул исәптән кырык бише сайлаучылар вакытлыча булган урыннарда (мәсәлән, медицина учреждениеләре, тикшерү изоляторлары, шифаханәләр,  Г. Тукай исемендәге халыкара аэропорт һәм «Казан-1» тимер юл вокзалы).

ТР Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, 1 гыйнварга республика территориясендә сайлаучылар саны 2 млн 926 мең 633 кеше тәшкил итә. Татарстан Республикасы территориясендә бюллетеньнәр рус һәм татар телләрендә басыла.

Тавыш бирү 2024 елның 15 мартыннан 17 мартына кадәр җирле вакыт буенча 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр үткәрелә. 966 сайлау участогында видеотрансляция барачак. Калган сайлау участокларында видеорегистраторлар урнаштырылачак.

Мәгълүматны тикшерүгә күчкәндә, комитет рәисе урынбасары Хафиз Миргалимов киләсе сайлаулар чиста һәм гадел узарга тиеш, ә сайлау кампаниясендә катнашучыларга үз сайлау хокукыннан файдалану өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырырга кирәк, дип билгеләп үтте.

Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматларын комитет игътибарга алды, шулай ук Татарстан Республикасында 2024 елда Россия Федерациясе Президентын сайлау кампаниясен гамәлдәге сайлау законнары нигезендә югары оештыру дәрәҗәсендә үткәрүне тәэмин итәргә тәкъдим итте.

Бүгенге утырышта берничә республика закон проекты каралды. Җирле үзидарә турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты республика законнарын федераль законнарга туры китерү максатларында эшләнгән. Үзгәрешләр муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле әһәмияттәге мәсьәләләренә  рекреация максатларында су объектларыннан файдалану кагыйдәләрен билгеләүгә һәм планлаштырылган хуҗалык һәм башка эшчәнлек буенча иҗтимагый фикер алышулар үткәрү мәсьәләләренә кагыла.

Комитет утырышында шулай ук дәүләт граждан хезмәте турында республика законына һәм муниципаль хезмәт турында ТР Кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты каралды. Закон проекты дәүләт яки муниципаль хезмәткә кергәндә гражданнар тарафыннан тапшырыла торган анкетаның бердәм формасын билгеләүне күздә тота. Моннан тыш, закон проекты белән дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең яллаучы вәкиленә анкетада булган мәгълүматларга үзгәрешләр кертү турында язма рәвештә хәбәр итү бурычы билгеләнә.

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International