Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышы узды

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе, 12:45

Бүген Дәүләт Советында Бюджет, салымнар һәм финанслар комитетының һәм комитет каршындагы экспертлар советының уртак утырышы узды, анда парламентарийлар спорт резервы әзерләүне гамәлгә ашыручы спорт оешмаларына дәүләт ярдәме өчен бюджет акчаларын куллану мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шулай ук республика Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын карадылар. Моннан тыш, профильле комитет әгъзалары Татарстан Хисап палатасы йөкләмәләре турында Дәүләт Советы Карары проектын әзерләделәр.

2020-2022 елларда һәм 2023 елның гыйнвар-октябрь айларында спорт җыелма командалары, шул исәптән Россия Федерациясенең спорт җыелма командалары өчен спорт резервы әзерләүне гамәлгә ашыручы спорт оешмаларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын куллануны тикшерү Татарстан Республикасы спорт министрлыгында һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрдә (спорт һәм спорт-адаптив мәктәпләре, олимпия резервы мәктәпләре һәм училищелары, региональ спорт үзәкләре) республиканың Хисап палатасы тарафыннан үткәрелгән. Комитет утырышында әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Хисап палатасы аудиторы Александр Якупов чыгыш ясады.

Республикада «2019-2026 елларга физик культура һәм спортны үстерү» программасы кабул ителгән һәм гамәлдә, аның кысаларында югары казанышлар спортын һәм спорт резервы әзерләү системасын үстерү каралган. Гомумән, ТР Хисап палатасы бәяләвенчә, программаны гамәлгә ашыру динамикасы уңай. Россия җыелма командалары составына республикадан спортчылар саны арта бара. Шул ук вакытта аерым учреждениеләрдә спортчыларның осталык дәрәҗәсе арту фонында әзерлекнең башлангыч этапларында шөгыльләнүчеләр саны кими.

Татарстанда бүгенге көндә спорт резервы әзерләү белән 15 дәүләт һәм 145 муниципаль учреждениедә 93 меңнән артык спортчы шөгыльләнә. Дәүләт мәктәпләрен оештыручы булып республиканың спорт министрлыгы тора. Республиканың спорт мәктәпләрендә 79 спорт төре алып барыла (45 -олимпия, 30 - олимпия булмаган, 3 спорт төре паралимпия уеннары программасына керә, берсе - сурдлимпия төре). Моннан тыш, республикада 28 дәүләт һәм муниципаль олимпия резервы спорт мәктәбе ачылган.

2020-2022 елларда һәм 2023 елның 10 аенда спорт резервы әзерләү чараларын финанслауга республика бюджетыннан 3,6 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.

Хисап палатасы тарафыннан норматив актлар эшләү һәм ведомство карамагындагы учреждениеләрнең төп эшчәнлек төрләре буенча түләүле хезмәтләр бәясен раслау өлешендә берничә искәрмә ачыкланган. Моннан тыш, Александр Якупов билгеләп үткәнчә, кайбер спорт оешмаларында бюджет акчасына сатып алынган җиһазлар нәтиҗәсез кулланыла яки бөтенләй эшләми. Гомумән алганда, Хисап палатасы тарафыннан 50,9 млн сумнан артык хокук бозулар ачыкланган.

ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, тикшерү нәтиҗәләренә комментарий биреп, хәзерге вакытта барлык искәрмәләр дә диярлек бетерелгән яки бетерелә, дип билгеләп үтте. 

Парламентның профильле комитеты әгъзалары спортны үстерү өлкәсендәге чараларны гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән финанс чараларыннан нәтиҗәле файдалануны контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим иттеләр.

Бүген комитет утырышында ТР Бюджет кодексының аерым нигезләмәләренең гамәлдә булуын туктатып тору һәм 2024 елда Татарстан Республикасы бюджет системасы бюджетларының үтәлеш үзенчәлекләрен билгеләү турында республика законының 2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында закон проекты каралды. Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин билгеләп үткәнчә, документ республика законнарын федераль законнарга туры китерү кирәклегенә бәйле рәвештә эшләнгән. Федераль законнар белән 2024 елда бюджетларны үтәү буенча Россия Президентын сайлауга әзерлек һәм аны үткәрү белән бәйле берничә үзенчәлек билгеләнгән. Эшләнгән закон проекты республика законына шундый үзгәрешләр кертә. "Президент сайлаулары – мөһим вакыйга, һәм без сайлау кампаниясе лаеклы узсын,  ә сайлаулар үзләре барлык гражданнар тарафыннан хуплансын өчен барлык чараларны да күрергә тиеш», – дип басым ясады Леонид Якунин, закон проектын тәкъдим итеп.

Шулай ук профильле комитет әгъзалары тарафыннан Татарстан Республикасы Хисап палатасына йөкләмә бирү турында Дәүләт Советы карары проекты әзерләнгән. Татарстан Республикасы Хисап палатасына 2024 елда 2021-2023 елларда һәм 2024 елда хатын-кызлар һәм балалар сәламәтлеген саклау чараларын гамәлгә ашыруга бүлеп бирелгән республика бюджеты һәм Россия Федерациясе субъектының мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды  акчаларын куллану нәтиҗәлелеген тикшерүне, шулай ук 2022-2023 елларда һәм 2024 елда күпфатирлы йортларның техник торышын яхшырту өчен бүлеп бирелгән бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле куллануны тикшерүне йөкләргә тәкъдим ителә. Хисап палатасы йөкләмәләре буенча карар парламент утырышында кабул ителәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International