Социаль сәясәт комитеты утырышында республикада массакүләм спортны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе, 16:15

ГТО физкультура-спорт комплексын гамәлгә ашыру эшен активлаштырырга һәм республиканың спорт резервын әзерләүгә дәүләт акчаларын куллануны тикшереп торуны көчәйтергә кирәк. Мондый карар бүген Социаль сәясәт комитеты утырышында кабул ителде. Утырыш эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Илдар Садриев тәкъдим иткән "Хезмәткә һәм оборонага әзер" комплексын гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча депутатлар Бөтенроссия спорт проектының шәхесне һәрьяклап үстерүдә һәм яшьләрне генә түгел, ә төрле яшьтәге кешеләрне патриотик тәрбияләүдә зур роль уйнавын билгеләп үттеләр.

Илдар Садриевның сүзләренә караганда, Татарстанда 2 миллионнан артык кеше даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнә. 2030 елга мондый гражданнар өлеше 75% тәшкил итәргә тиеш.

2023 елда ГТО комплексы сынауларын узуда 115 мең кеше катнашкан, шулардан 24257 кеше алтын билгегә, 21491 - көмеш һәм 31886 - бронза билгегә нормативлар үтәгән. Хәзерге вакытта Татарстан ил төбәкләре арасында ГТО Бөтенроссия комплексын гамәлгә ашыру рейтингында 15 урында тора.

2014-2023 елларда ГТО төбәк операторы һәм тест үзәкләре тарафыннан татарстанлыларда ГТО нормативларын кабул итү буенча күпсанлы чаралар уздырылган. Ел саен ГТО буенча кышкы, җәйге һәм гаилә фестивальләре, ГТО уеннары, ВФСК ГТО фестиваленең суперфиналы уздырыла, аларда 21 меңнән артык кеше катнашкан. 2023 елда “Әти әзер - Әти может” акциясе, “Яле, кызлар!” онлайн акциясе, “пенсия яшендәге кешеләр катнашында “Хәрәкәттә бәрәкәт” акциясе, онлайн #молодытеломидушой акциясе, “Сабантуй ГТО”, “ГТО белән 1 сыйныфка” һәм башкалар үткәрелгән.

«ГТО» комплексы нормативларының үтәлешен бәяләү үзәкләрендә эшләү өчен Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты белән берлектә белгечләрнең квалификациясен күтәрү курслары эшләнде һәм ел саен уздырыла.

Тәкъдим ителгән мәгълүмат буенча фикер алышуда катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, комитет рәисе урынбасары Светлана Вострикова өлкән яшьтәге кешеләрне ГТО системасында дәресләргә җәлеп итү, ГТО нормативлары буенча балаларны әзерләү һәм тестлаштыру белән шөгыльләнүче физкультура укытучыларын стимуллаштыру мәсьәләләренә игътибар иттеләр һәм проектны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгын ассызыкладылар.

РФ ФС Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова 2024 елда Россиядә игълан ителгән Гаилә елына аерым әһәмияткә ия  булган "Гаилә белән - ГТОга" Бөтенроссия проекты башлануын искәртте.  

Фикер алышу нәтиҗәләре буенча комитет профильле министрлыкларга һәм ведомстволарга югары уку йортларында, мәктәпләрдә һәм предприятиеләрнең һәм оешмаларның хезмәт коллективларында ГТО комплексын пропагандалауны активлаштыру буенча тәкъдимнәр кабул итте.

Комитет утырышында шулай ук Татарстан Республикасы Хисап палатасының 2020-2022 елларда спорт җыелма командалары, шул исәптән Россия Федерациясе спорт җыелма командалары өчен спорт резервын әзерләүче спорт оешмаларына дәүләт ярдәменә бүлеп бирелгән Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын куллануны тикшерү нәтиҗәләре турында хисабы тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән ведомство аудиторы Александр Якупов чыгыш ясады.

Аудитор сүзләренчә, хәзерге вакытта республикада спорт резервын әзерләүне 15 дәүләт һәм 145 муниципаль оешма башкара, аларда 93 меңнән артык спортчы әзерләнә. 2020-2022 һәм 10 айда оешмаларны финанслау күләме 3,6 млрд сум тәшкил иткән.

Контроль чара барышында тикшерелә торган чорда Россиянең төрле спорт җыелмаларына керүче Татарстан спортчыларының саны арту динамикасы күзәтелә: 2020 ел башына - 843 спортчы, 2021 елга - 892 спортчы, 2022 елга - 907 спортчы, 2023 елга - 939 спортчы.

Александр Якупов үз докладында тикшерү барышында ачыкланган кайбер кисәтүләр белдерде. Аерым алганда, спорт резервын әзерләү буенча дәүләт учреждениеләрендә тренер-педагоглар белән комплектлау буенча проблемалар бар. Тренер-педагоглар ставкалары булмау аркасында спортчыларның һөнәри осталыгы дәрәҗәсен арттырганда, аерым учреждениеләрдә әзерлек этапларында шөгыльләнүче спортчылар саны кимү күзәтелә.

Хисап палатасының хисабы комитет тарафыннан игътибарга алынды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International