Депутатлар һәм Дәүләт Советы Аппараты ветераннары «Ленинград блокадасы турында 80 факт» күргәзмәсендә булдылар

2024 елның 6 феврале, сишәмбе, 14:41

Дәүләт Советы депутатлары, ветераннар, шулай ук парламент Аппараты хезмәткәрләре шәһәрне немец-фашист блокадасыннан тулысынча азат итүнең 80 еллыгына багышланган «Ленинград блокадасы турында 80 факт» мультимедия күргәзмәсендә булдылар. Казанның «Россия – минем тарихым» паркында 27 гыйнварда ачылган күргәзмәне 1,5 меңнән артык кеше караган инде.

Күргәзмәдә документларның электрон күчермәләре һәм Невадагы камалыштагы шәһәрнең фотолары тәкъдим ителә. Фотоларда 872 көн дәвамында камалышта калган туган шәһәрләрен батырларча яклаган Ленинград халкы сурәтләнгән. Тарих  шаһитларның истәлекләре, рәсми документлар һәм башка чыганаклар аша бәян ителә.

Күргәзмә Санкт-Петербург архив комитеты, Санкт-Петербургның үзәк дәүләт кинофотофонодокументлар архивы, шулай ук үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивы биргән документлар нигезендә формалаштырылган. Бер үк вакытта экспозиция илнең иң зур шәһәрләренең 20 тарихи паркында эшләячәк.

Күргәзмәне карау бушка,  29 февральгә кадәр 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькәчә аның ишекләре барлык теләүчеләр өчен ачык.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International