Александр Тыгинның депутат вәкаләтләре туктатылды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 10:22

Бүген Дәүләт Советы утырышында Дәүләт Советы депутаты Александр Тыгинның Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы итеп сайлануы сәбәпле вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул ителде.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, быел гыйнварда Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы итеп билгеләнде. Шуңа бәйле рәвештә ул депутат вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында гариза биргән.

Фәрит Мөхәммәтшин бөтен депутатлар корпусы исеменнән Александр Тыгинга актив парламент эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде, аны югары профессиональ, компетентлы һәм инициативалы комитет рәисе буларак билгеләп үтте.

Парламент башлыгы шулай ук Александр Тыгинга Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатын тапшырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International