Җәмәгать судьялары сайланды

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 11:00

Бүген илле беренче утырышта җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсе каралды. Дәүләт Советы ТР Югары суды тәкъдим иткән кандидатураларны хуплады һәм аларны җәмәгать судьялары итеп сайлады.

Җәмәгать судьяларына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе урынбасары Айдар Галиәкберов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Ягудин парламент комитетының уңай карары белән таныштырды һәм тәкъдим ителгән кандидатларны җәмәгать судьялары итеп сайларга тәкъдим итте.

Дәүләт Советы өч елга ТР җәмәгать судьялары итеп Резеда Давытованы (Әлмәт суд районы буенча 8 нче суд участогына), Михаил Пронинны (Алабуга суд районы буенча 4 нче суд участогына), Диләрә Сафинаны (Кама Тамагы суд районы буенча 1 нче суд участогына), Петр Гребневны (Казан шәһәре Киров суд районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Альбина Закированы (Мөслим суд районы буенча 1 нче суд участогына) сайлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International