Дәүләт Советы депутатлары Казан университетын үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 13:21

Бүген Дәүләт Советы утырышында «Приоритет-2030» проекты кысаларында К(И)ФУны үстерү программасын гамәлгә ашыру һәм илнең иң эре югары уку йортының 2023 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше турындагы хисап каралды.

Дәүләт Советында К(И)ФУны үстерү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен тикшерү традицион практикага әверелде. Казан университеты Стратегик академик лидерлыкның «Приоритет-2030» федераль программасында катнаша һәм ел саен әлеге юнәлештә башкарылган эшләр турында хисап бирә.

Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүматны Казан федераль университетының беренче проректоры  – фәнни эшчәнлек буенча проректор Дмитрий Таюрский тәкъдим итте. "2023 елның беренчел нәтиҗәләре һәм хисабы узган елның декабрендә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы игътибарына тапшырылды. Утырыш нәтиҗәләре буенча университет көндәшлек шартларында Россиянең әйдәп баручы югары уку йортларының территориаль трек буенча беренче төркемендә үз позицияләрен ныгытты, – дип хәбәр итте үз чыгышы башында проректор.  – Барлык тышкы катлаулы хәлләргә карамастан, университет планнарны тулысынча үти һәм максатчан модельгә динамик рәвештә алга бара".

Дмитрий Таюрский югары уку йортының төп күрсәткечләре, рейтинглары һәм казанышлары турында җентекләп сөйләде. Соңгы өч ел дәвамында К(И)ФУ QS WUR абруйлы халыкара рейтингының ТОП-400-ендә тотрыклы рәвештә катнаша, бүген югары уку йорты дөньяда 396 позициядә һәм Россия буенча 5 урында тора (2021 ел белән чагыштырганда университет Россия югары уку йортлары арасында 5 позициягә күтәрелә алган). Казан Университеты даими рәвештә нефть-газ эше юнәлеше буенча дөньяның иң яхшы 100 югары уку йорты исемлегенә керә, бүген ул дөньяда 40 нчы урында һәм Россия Федерациясе буенча 2 нче урында тора. Шулай ук КФУ мәгариф, лингвистика, инглиз теле, фармацевтика һәм фармакология, авыл һәм урман хуҗалыгы, тарих кебек юнәлешләр буенча әлеге рейтингның 150 иң яхшылар исемлегендә.

Университет студентлар стартаплары федераль конкурсына гаризалар саны буенча да, җиңүчеләр саны буенча да республикада гына түгел, ә тулаем илдә лидер булып тора. "Без интеллектуаль эшчәнлекнең теркәлгән нәтиҗәләре саны буенча да шактый ишәйдек – 160тан артык яңа интеллектуаль милек объекты булып торабыз", – дип билгеләп үтте докладчы.

Дмитрий Таюрский югары уку йортының республиканың социаль-икътисади үсешенә керткән өлешенә аерым тукталды. Проректор әйтүенчә, республика заказлары буенча әзерләнүче укытучылар, табиблар, дәүләт хезмәткәрләре, айти һәм башка белгечләр саны 31 мең кешегә якынлаша.

2023 елда Татарстан Республикасы өчен кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү кысаларында университет педагогик кадрлар, инженер белгечлекләре, шулай ук инфокоммуникацион технологияләр өлкәсендә белем алучылар контингентын арттырган.

Университет клиникасы күрсәткән хезмәтләр күләме стандарт медицина дәвалау процедуралары (ОМС) кысаларында да, югары технологияле медицина (ВМП) юнәлешләре буенча да арткан. 26 меңгә якын кеше югары уку йортының медицина бүлегендә стационар дәвалану узган (узган ел белән чагыштырганда 13% үсеш).

Университет агымдагы елга төп проектларны гамәлгә ашыру өлешендә амбициоз планнар куя. Дмитрий Таюрский билгеләп үткәнчә, югары уку йорты төгәл хрономедицина үзәген булдырырга, үз «катализаторлар» фабрикасын, шулай ук яңа ясалма интеллект институтын эшләтеп җибәрергә планлаштыра.

«Хәзер бу дөньяда иң кирәкле юнәлеш, ул күрсәтелә торган персональләштерелгән ярдәмнең сыйфатын принципиаль рәвештә яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк,  – дип билгеләп үтте Дмитрий Таюрский, төгәл хрономедицина үзәген булдыру турында сөйләгәндә, – Үзәк кысаларында биологик сәгатьләрне һәм генетик хронотипны, шулай ук персональләштерелгәннәрне билгеләү һәм төзәтүнең яңа технологияләрен эшләүдә комплекслы мультидисциплинар алым гамәлгә ашырылачак, шулай ук пациентның хронотибына бәйле рәвештә профилактик, диагностик һәм дәвалау процедуралары".

Университет проректоры әйтүенчә, үзебезнең катализаторлар «фабрикасын» эшләтеп җибәрү илнең нефть химиясенең мономерлар алу һәм нефть эшкәртү ягыннан бәйсезлеген тулысынча тәэмин итәчәк.

Ясалма интеллект институты – ул пилотсыз транспорт системалары һәм автоном платформалар, нейроинтерфейслар, коллаборатив робототехника, эксперт системалары, сәнәгать автоматлаштыру системалары.

Хисап нәтиҗәләре буенча депутатлар Руслан Нигъмәтулин, Илдар Шамилов, Азат Хамаев, Алсу Тарханова, Хафиз Миргалимов, Таһир Һадиев студентлар стипендиясе күләменә, чыгарылыш укучыларынэшкә билгеләү, шулай ук татар телендә укыту өчен кадрлар әзерләүгә кагылышлы берничә сорау бирделәр.

"КФУ – безнең горурлыгыбыз, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, сөйләшүгә йомгак ясап, – безнең республиканың киләчәге Казан федераль университеты кебек университетлар белән бәйле, шул исәптән, сүз кадрлар әзерләү һәм яңадан әзерләү турында бара. Комитет шулай ук әлеге мәсьәләне үз утырышында карады, университетның башлаган эшләрен тормышка ашыруга һәм стратегик проектларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән Дәүләт Советы карары проекты әзерләнде».

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International