Раил Шәмсетдинов Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты составына керә

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 13:36

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының аерым комитетлары составындагы үзгәрешләр турында карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде. Үзгәрешләр ике комитет составына кагыла.

Яңа сайланган депутат Раил Шәмсетдинов Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитетында эшләячәк. Бу нисбәттән ул алдан гариза биргән.

Бер үк вакытта Александр Тыгин, депутат вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле, Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты составынан чыгарыла.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International