Түләүсез юридик ярдәм турындагы законга үзгәрешләр кертелде

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 14:52

Бүген Дәүләт Советы утырышында гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде. Документ республика законнарын федераль законнарга туры китерүгә юнәлдерелгән.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Александр Чубаров билгеләп үткәнчә, түләүсез юридик ярдәм һәм хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында федераль законнарга кертелгән үзгәрешләр Россия Федерациясендә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилне һәм Россия Федерациясе субъектларында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләрне түләүсез юридик ярдәм дәүләт системасында катнашучыларга кертүне күздә тота.  Шулай ук дәүләт юридик бюролары һәм адвокатлар тарафыннан инвалидларны абилитацияләү мәсьәләләре буенча консультацияләр бирү юлы белән дәүләт түләүсез юридик ярдәм күрсәтү очраклары исемлеген тулыландыра.

Гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү турындагы республика законына да тиешле үзгәрешләр кертелде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International