Гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү мәсьәләләре – Дәүләт Советы депутатлары контролендә

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе, 14:54

2023 елда Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат бүген Дәүләт Советы утырышында тәкъдим ителде. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән ведомство җитәкчесе Рөстәм Галәвов чыгыш ясады.

Рөстәм Галәвов инспекциянең төп бурычы дип хезмәткәрләрнең, эш бирүчеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауны һәм хезмәтне саклауның куркынычсыз шартларын тәэмин итүне атады. "2023 ел дәвамында хезмәт законнарын үтәүгә дәүләт контроле буенча зур эш башкарылды, – диде ул. – 2023 елда хезмәт законнары мәсьәләләре буенча 72 күзәтчелек чарасы, 22 документаль һәм 1 инспекция визиты үткәрелде. Тикшерүләр барышында 221 тәртип бозу очрагы ачыкланды, шуларның иң күбе хезмәткәрләрне медицина тикшерүе үткәрү, хезмәт өчен түләү һәм нормалаштыру, хезмәткәрләрне хезмәтне саклау буенча укыту һәм инструктаж бирүгә кагыла. Прокуратура органнары белән берлектә үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча 450дән артык хезмәткәрнең хезмәт хокуклары торгызылды".

Ведомство җитәкчесе әйтүенчә, гражданнарның хезмәт хокукларын яклауга юнәлдерелгән төп инструментларның берсе – профилактик визит. 2023 елда 11 меңнән артык профилактик визит оештырылган,шуның ярдәмендә 180дән артык хезмәткәрнең хезмәт хокуклары торгызылган, шул исәптән 15,5 млн сумнан артык хезмәт хакы буенча бурычларны түләтүгә ирешелгән.

2024 елның 1 гыйнварына республика предприятиеләренең хезмәт хакы буенча гомуми бурычы 89 млн сумга якын тәшкил итә. Бурычлылар реестрына 30 хуҗалык субъекты кертелгән. Кабул ителгән чаралар нәтиҗәсендә 235 млн сумнан артык хезмәт хакы буенча бурычлар түләнгән. Бу 2022 елга караганда 42 млн сумга күбрәк.

Рөстәм Галәвов җитештерүдә куркынычсыз һәм сәламәт хезмәт шартларын тәэмин итүне мөһим социаль-хезмәт бурычларының берсе дип атады. "Бәхетсезлек очраклары һәм һөнәри авырулар кешелекнең зур фаҗигасе һәм җитди икътисади югалтуларның сәбәбе булды һәм булып кала, – дип билгеләп үтте ул. – Безне һаман да производствода имгәнү һәм авария очраклары борчый. Шуңа күрә инспекция эшендә профсоюзлар һәм республиканың хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек аерым урын алып тора. Инспекция тарафыннан 139 бәхетсезлек очрагы тикшерелде. Моннан тыш, эш бирүчеләр тикшерүдән һәм исәп-хисаптан яшереп калдырган бәхетсезлек очракларын ачыклау буенча эш алып барыла. Икътисади эшчәнлекнең иң травматик төрләре булып транспортлау һәм саклау, эшкәртү эшчәнлеге һәм төзелеш тора".

Хезмәтнең баш инспекторы әйтүенчә, гражданнарның проблемаларын хәл итүдә ярдәм итү ысулы, аларның социаль иминлеге барометры булып гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләүтора, шул исәптән «Кайнар линияләр» аша.

2023 ел дәвамында 1,5 меңнән артык граждан шәхси кабул ителгән, 2,5 меңнән артык консультация үткәрелгән, кайнар линиягә 3 меңнән артык кеше  шалтыраткан.

"Башкарылган эш нәтиҗәсендә, инспекторлар составының профессиональлеге, башка ведомстволар һәм социаль партнерлар белән нәтиҗәле хезмәттәшлек нәтиҗәсендә 4 меңнән артык гражданның хезмәт хокуклары торгызылды",  – дип йомгаклады сүзен Рөстәм Галәвов.

Докладчы депутатларның предприятиеләрнең үз хезмәткәрләренә хезмәт хакы буенча бурычларын түләү буенча мәҗбүри чаралар, тикшерүләрнең һәм күзәтчелек чараларының нәтиҗәлелеге турындагы сорауларына җавап бирде, шулай ук производство травматизмын һәм авариялелекне киметү буенча эш планнары белән уртаклашты.

Дәүләт хезмәт инспекциясе эшчәнлеге турында мәгълүмат игътибарга алынды.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International