Депутатлар округларда

2024 елның 16 феврале, җомга, 14:46

Дәүләт Советы депутатларының округларда эше дәвам итә. Бу атнада парламентарийлар гражданнарны кабул иттеләр, республиканың шәһәр һәм район советларының хисап сессияләрендә катнаштылар, шулай ук «Парламент дәресе-2024» проекты кысаларында укучылар белән очраштылар.

Өч көн дәвамында, 13-15 февральдә, Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина Совет районы кешеләре белән очрашты. Очрашулар 13 февральдә Дәрвишләр бистәсендә, 14 февральдә Совет районының үзәк микрорайоннарында, ә 15 февральдә Вознесение, Привольное һәм Вишневка торак массивлары халкы катнашында узды.

Депутат шулай ук 14 февральдә "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә узган Совет районының "Бердәм Россия"партия активы утырышында катнашты. Анда партия оешмасының агымдагы эшчәнлеге һәм 2024 елга бурычлар тикшерелде. Шул исәптән РФ Президентын сайлауны югары дәрәҗәдә уздыру кирәклеге турында да сөйләштеләр. Лилия Маврина җыелганнарга республиканың социаль-икътисади үсеше турында сөйләде.

15 февральдә Дәүләт Советы депутатлары Марат Галиев, Геннадий Глушков һәм Ренат Нугайбеков Әлмәт муниципаль районының хисап сессиясендә катнаштылар. Район башлыгы Тимур Нагуманов районның хисап сессиясендә катнашучы  ялга кайткан сугышчыларны сәламләде. Ватанны саклаучылар көне алдыннан ул егетләрне котлады һәм бөтен район халкы исеменнән рәхмәт белдерде. Чыгыш вакытында район башлыгы шәһәр һәм районны үстерүнең өч төп бурычын билгеләде: икътисади тотрыклылыкка ирешү, яшәү өчен җәлеп итүчәнлек  һәм кече һәм урта эшкуарлык секторын үстерү. Ул шулай ук район икътисадының үсешенә, кадрлар җитмәүгә һәм транспорт системасының үсешенә игътибар итте. Торак төзелеше, төзекләндерү һәм авыл хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре күтәрелде.

14 февральдә Яңа Чишмә муниципаль районында район Советының хисап утырышы узды. Сессия эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, парламент депутатлары Алсу Тарханова һәм Шамил Ягудин катнашты. Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов 2023 елда районның социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләре һәм киләчәккә планнар турында мәгълүмат белән таныштырды.  Утырышка йомгак ясап, Юрий Камалтынов районның республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешен билгеләп үтте, шулай ук районның иң актив яшәүчеләренә Рәхмәт хатлары тапшырды.

14 февральдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов Мөслим муниципаль районы Советының хисап сессиясендә катнашты. Утырыш башланганчы Марат Әхмәтов Г.Тукай исемендәге Мөслим урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашты. «Мизгел» яшьләр үзәгендә һәм «Яшьлек» спорт мәктәбенең милли көрәш түгәрәгендә булды, шулай ук мәдәният йортында күргәзмә белән танышты.

Район Советы утырышында чыгыш ясаганда, Марат Әхмәтов үсеш нокталарын һәм игътибар итәргә кирәк булган мәсьәләләрне билгеләп үтте, шулай ук районда яшәүче халыкларның туган телен, һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү буенча эшнең уңай нәтиҗәләрен билгеләде.

14 февральдә Лениногорск районы «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус марафонында катнашучыларны кабул итте. Чараның төп спикерлары булып Дәүләт корылышы  һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, ТР цифрлаштыру министры Айрат Хәйруллин, район башлыгы Рәгать Хөсәенов чыгыш ясады.

Чара башланыр алдыннан очрашуда катнашучылар мәдәният сарае фойесында оештырылган фотокүргәзмәдә Татарстан һәм Лениногорск районы казанышлары белән таныштылар.  Татарстанда 100 дән артык төрле республика һәм федераль проектлар һәм программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган илкүләм проектлар аеруча мөһим.

14 февральдә Теләчедә «Килэчэк» яшьләр үзәге ачылды. Ачылу тантанасында Дәүләт Советы депутатлары Камил Садриев һәм Раил Шәмсетдинов, Татарстан Республикасы Рәисе администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков, Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов катнашты. Яңа үзәк - төрле өлкәләрдә эшләүче яшьләргә иҗат итәр  өчен иҗтимагый урын булып тора. Үзәктә семинарлар һәм тренинглар, лекцияләр, практик дәресләр һәм башка күп нәрсәләр үткәрү планлаштырыла.

12-14 февральдә Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе Шакир Яһудин Буа муниципаль районына сәфәре барышында берничә предприятиенең хезмәт коллективлары белән очрашты. Буа шикәр заводында Шакир Яһудин предприятие эшчәнлеге һәм киләсе елга планнар белән танышты. Буа шикәр заводы 1960 елда файдалануга тапшырылган. Җитештерү сезонында завод 700 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртә һәм 100 мең тоннадан артык ак кристалл шикәр җитештерә. Шулай ук депутат Буа элеваторы һәм Буа машиналар төзү заводы коллективы белән аралашты.

14 февральдә Спас муниципаль районы мәктәпләрендә "Киләчәкне сайлыйбыз!" дип аталган, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланган парламент дәресләре узды. Иске Рәҗәп урта мәктәбендә узган дәрестә Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев булды. Сөйләшү сайлау хокукына җаваплы мөнәсәбәт турында барды.

13 февральдә Кайбыч муниципаль районы Советы утырышы узды, аның эшендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов һәм Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев катнашты. Утырышка кадәр катнашучылар авыл хуҗалыгы күргәзмәсен карадылар, анда үзмәшгульләр, шәхси эшмәкәрләр, авыл хезмәтчәннәре җитештергән товарларның киң ассортименты тәкъдим ителде. 2023 елда социаль-икътисадый үсеш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлар турында доклад белән район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Докладта ул эшчәнлекнең барлык өлкәләрен анализлады. Авыл хуҗалыгында, мәдәнияттә, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, социаль өлкәдә, спортта, кече һәм урта бизнеста уңышлар билгеләп үтелде.

13 февральдә Яр Чаллыда районның хисап сессиясе узды, аның эшендә Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова, шулай ук Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин катнашты. 2023 елда Чаллы шәһәренең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында доклад белән шәһәр мэры Наил Мәһдиев чыгыш ясады. 2023 ел Автоград өчен уңышлы булган, җибәрелгән продукция күләме 737 млрд сум тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүе индексы 119,5%. Кече һәм урта бизнес субъектларының әйләнеше 4,5 процентка диярлек арткан.

13 февральдә Минзәлә шәһәренең 2 нче урта мәктәбендә "Киләчәкне сайлыйбыз!" темасына парламент дәресе булды. Дәрестә кунак буларак Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, шулай ук район башлыгы Айдар Сәлахов катнаштылар. Дәрес сайлау хокукы темасына интерактив уен форматында узды. Укучылар сайлау участокларының ничек эшләвен һәм сайлауларның ничек узуын өйрәнделәр.

9 февральдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Арчаның 6 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә парламент дәресендә кунакта булды. 9-11 сыйныф укучылары белән депутат сайлау системасы, шулай ук илдә 15-17 мартта узачак РФ Президентын сайлаулар турында сөйләште.

Шул ук көнне депутат «Татарстан – казанышлар республикасы» автобус туры кысаларында панель дискуссиясендә катнашты. Марафонда катнашучыларга ил, республика һәм район казанышлары турында сөйләделәр. Панель дискуссиясе район мәдәният йортында узды, анда шулай ук район казанышлары турында фотокүргәзмә оештырылды.

8 февральдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары Ринат Гайзатуллин Чүпрәле районының Д.В. Степанович исемендәге  Алешкин-Саплык гомуми белем бирү мәктәбендә узган «Киләчәкне сайлыйбыз!» дип аталган парламент дәресендә катнашты.

Шул ук көнне депутат авыл хуҗалыгы җитештерүенең алдынгылары слетында булды, анда урып-җыю эшләре нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән тармак хезмәткәрләрен һәм белгечләрен хөрмәтләделәр.

Эш сәфәре кысаларында Ринат Гайзатуллин шулай ук Чүпрәле районының җәмәгать кабул итү бүлмәсендә социаль ярдәм мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International