Юрий Камалтынов махсус хәрби операция турында фотокүргәзмәне карады

2024 елның 27 июле, шимбә, 10:12

26 июльдә "Бердәм Россия" партиясенең иҗтимагый ярдәм штабында махсус хәрби операция афәтләре турында фотокүргәзмә ачылды. Экспозицияне ачуда ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Юрий Камалтынов әйтеп узганча, күргәзмә сугышның ачы  чынбарлыгын чагылдыраа. "Бу - халык, ә иң мөһиме Донбасс балалары өлешенә төшкән авыр сынаулар турында искә төшерү, - диде ул. - Шул ук вакытта, волонтерлар һәм гуманитар оешмалар күрсәткән ярдәмне чагылдыра, якты киләчәккә өмет тудыра. Бирегә Татарстаннан бик зур ярдәм килеп тора, безнең белгечләр шәһәр хуҗалыгын, хастаханәләрне һәм мәктәпләрне торгызуда эшлиләр, кешеләрнең тормышын яхшыртуга һәм рухларын ныгытуга өлеш кертәләр".

Күргәзмә Татар-информ агентлыгының профессиональ фотографы Михаил Захаровның һәм Волонтер, республиканың патриотик хәрәкәте активисты Тимур Камалетдиновның уртак эше нәтиҗәсе булып тора.

"Сурәтләрнең күбесе анда утсыз, сусыз, җылысыз яшәүче, әмма шуңа да карамастан яшәүләрен дәвам итүче кешеләргә багышланган", - диде Михаил Захаров күргәзмәгә килүчеләр белән әңгәмә вакытында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International