Фәрит Мөхәммәтшин кабат Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе итеп сайланды

2024 елның 20 феврале, сишәмбе, 17:05

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин кабат Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе итеп сайланды. Бүген Татарстан халыклары ассамблеясының алтынчы хисап-сайлау конференциясендә шундый карар кабул ителде. Конференция кысаларында 2021-2023 елларда Ассамблея эшчәнлегенә йомгак ясалды, шулай ук алдагы чорга планнар билгеләнде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов конференциядә катнашучыларны һәм делегатларны сәламләде. Сәламләү текстын Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесе урынбасары – эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Руслан Мөхәрләмов игълан итте. "Инде өч дистә ел дәвамында дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, төрле иҗтимагый институтлар белән тыгыз хезмәттәшлектә сез милли мәдәниятләрне һәм туган телләрне саклау һәм үстерү, халык гореф – гадәтләрен торгызу эшенә мөһим өлеш кертәсез, – дип билгеләп үткән Рөстәм Миңнеханов, – сезгә һәм күпмилләтле хәрәкәтнең һәр катнашучысына,  күпьеллык риясыз хезмәтегез өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә".

Фәрит Мөхәммәтшин, конференциядә катнашучыларны сәламләп, Татарстан халыклары Ассамблеясының 32 ел элек оештырылуын, шуннан бирле республиканың милли хәрәкәте географиясе киңәйгәнен, милли иҗтимагый берләшмәләр составы үсүен искәртте.

«Ел саен 262 төбәк һәм җирле милли иҗтимагый берләшмәләрне, муниципалитетларда филиаллар һәм вәкиллекләр, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләренең киң челтәрен, Яшьләр ассамблеясын һәм күпмилләтле якшәмбе мәктәбен үз эченә алган Ассамблеяның бөтен эшчәнлеге этникара татулыкны ныгыту бурычларын исәпкә алып төзелә, – дип ассызыклады парламент башлыгы, – 2023 елда гына милли-мәдәни ассамблея автономиясе 1800дән артык чара үткәрде. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, «Татарстан – уртак йортыбыз» һәм «Мәдәниятләр мозаикасы» этномәдәни фестивальләре, Татарстан Республикасы көненә һәм Халыклар бердәмлеге көненә багышланган чаралар кебек традицион рәвештә үткәрелә торган мәдәни – массакүләм чаралар берләштерүче роль уйный.

Фәрит Мөхәммәтшин 2023 елның мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйгаларына, шулай ук республикада игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында узган чараларга аерым тукталды. "Татарстанда мәдәниятләр диалогы өчен уникаль шартлар тудырылган, – дип ассызыклады Дәүләт Советы Рәисе, – республика Россиянең бердәм дәүләт тышкы сәясәте кысаларында халыкара һәм тышкы икътисади элемтәләрне ныгытуга, төрле илләр һәм халыклар белән ныклы мәдәни элемтәләрне булдыруга һәм ныгытуга зур өлеш кертә". 

Фәрит Мөхәммәтшин махсус операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүче милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде. "Әйтик, милли-мәдәни автономияләр белән Казандагы полигонга җылы киемнәр, кыр шартларында ризык әзерләү өчен мичләр, казаннар китерелде, хәрбиләрне милли ризыклар пешереп сыйладылар, – дип сөйләде парламент башлыгы, – җирле милли җәмгыятьләр катнашында күп кенә муниципаль районнарда хәйрия акцияләре үткәрелде. Сезнең барыгызга да игелекле эшчәнлегегез һәм Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшүчеләргә ярдәм итүегез, хәрбиләребезнең гаиләләре турында кайгыртуыгыз өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм.

Фәрит Мөхәммәтшин быел Ассамблея алдында торган планнарга һәм бурычларга аерым тукталды. Ул искәрткәнчә, март аенда алдагы 6 елга илнең сәяси үсеш векторын билгеләүче төп вакыйгалар – Россия Федерациясе Президентын сайлаулар, аннары быел сентябрьдә – җиденче чакырылыш Дәүләт Советына сайлаулар булачак.

Россиядә узган елны ил Президенты Владимир Путин Гаилә елы дип игълан итте. "Бу Ассамблея өчен үзен тагын да абруйлырак итеп белдерү, республика халкын күпмилләтле Ватаныбызның төрле гаилә традицияләре белән таныштыру мөмкинлеге", – дип саный парламент башлыгы.

Тагын бер мөһим сорау – миграция. Фәрит Мөхәммәтшин искәрткәнчә, бу өлештә Татарстан халыклары Ассамблеясының профильле министрлыклары һәм ведомстволары, җирле милли-мәдәни берләшмәләре, филиаллары һәм вәкиллекләре җитәкчеләрен чакырып, утырышлар үткәрү практикасын дәвам итәргә кирәк.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, чит ил студентларына аерым игътибар бирергә кирәк. "Чит ил студентлары белән очрашуларны дәвам итәргә, аларны тәртипнең төп кагыйдәләре, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләре, шулай ук федераль һәм республика законнары нормалары белән таныштырырга кирәк", - дип ассызыклады парламент башлыгы, милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Утырышта Татарстан халыклары Ассамблеясының узган өч елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм киләсе чорга бурычлары турында тулырак доклад белән Татарстан халыклары ассамблеясының башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев чыгыш ясады. "Узган өч ел безнең өчен бай һәм нәтиҗәле булды, – диде ул, – безнең күпмилләтле гаиләгә өч милли-мәдәни иҗтимагый оешма кушылды – Тува, Якутия һәм Кытай. Казанышларның берсе – без республиканың тагын 12 районында Татарстан халыклары ассамблеясының вәкиллекләрен ача алдык».

2023 елда республикада халыклар дуслыгы йортларының эш йомгаклары һәм бурычлары турында Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Тимур Кадыйров сөйләде.

Конференциядә шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясы Советының яңа составы расланды, ассамблея рәисе һәм Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе сайланды.

Фәрит Мөхәммәтшин бертавыштан Татарстан халыклары ассамблеясе рәисе итеп сайланды. Ул Республика милли хәрәкәте активына күрсәтелгән ышаныч өчен рәхмәт белдерде. "Республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен һәм гореф - гадәтләрен саклау – күпмилләтле Татарстан Дәүләт сәясәтенең төп мәсьәләләренең берсе, – дип басым ясады  Фәрит Мөхәммәтшин.

Бүген Фәрит Мөхәммәтшинга РФ ФС Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты тапшырылды. Бүләкне Федерация Советының парламент эшчәнлеген оештыру һәм регламент комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев тапшырды.  

Татарстан халыклары ассамблеясы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Ренат Вәлиуллин сайлана, ул элегрәк Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле вазифасын биләгән иде.

Утырыш ахырында милли берләшмәләр активистларына Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International