Дәүләт Советы депутатлары Башкортстан Дәүләт Корылтае комитеты башлыгы Айбулат Хаҗин белән очрашты

2024 елның 27 феврале, сишәмбе, 14:10

Бүген Башкортостан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Королтаеның Фән, мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты рәисе Айбулат Хаҗин Татарстан Республикасы Дәүләт Советында булды һәм Татарстан парламентының профильле комитетлары рәисләре Светлана Захарова һәм Айрат Зарипов белән очрашты. Очрашу парламентара хезмәттәшлек кысаларында узды.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова һәм Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов коллегаларын Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән сәламләделәр.

Республика парламентарийлары Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эшчәнлеге  турында сөйләделәр. Светлана Захарова һәм Айрат Зарипов үзләре җитәкләгән комитетлар карамагында булган мәсьәләләргә аерым тукталдылар.

Айбулат Хаҗинны балаларның,  шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, җәйге ялын оештыру, полилингваль мәктәпләрне үстерү мәсьәләләре аеруча кызыксындырды.

Айбулат Хаҗин хезмәттәшләренә рәхмәт әйтеп,  үзара файдалы хезмәттәшлекне дәвам итүгә өмет белдерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International