Казахстан парламентарийлары Татарстанның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге потенциалы белән таныша

2024 елның 5 марты, сишәмбе, 12:59

Бүген Казахстан закон чыгаручылары Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта, шулай ук «21 нче мәктәп»тә булдылар, республиканың мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге инвестицион һәм сәнәгать потенциалы белән таныштылар. Моннан тыш, парламентарийлар «Технополис Химград» инновацион индустриаль паркының җитештерү мәйданчыкларында булдылар, анда резидентлар белән аралаштылар һәм республиканың инновацион сәнәгать сәясәтен алып бару тәҗрибәсе турында фикер алыштылар. Очрашуларда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Мәҗлес рәисе Аслан Кошанов җитәкчелегендәге Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе (түбән палатасы) делегациясе кичә  эш визиты белән Казанга килде.

Татарстанның мәгълүмати технологияләр өлкәсендәге потенциалы белән танышу Бәшир Рәмиева исемендәге ИТ-парктан башланды. Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин ИТ өлкәсендәге төп стартаплар һәм проектлар турында сөйләде. Кунаклар Кибер-парк-Аренаны, балалар технохнопаркын, ИТ-классларны карадылар, өлкән яшьтәге кешеләр өчен университетның проектлары белән таныштылар.

Бүген Казахстан закон чыгаручылары Сбердан программалаштыру буенча белем бирү учреждениесе «21 нче мәктәп»тә булдылар.  Әлеге мәктәп 18 яшьтән өлкәнрәк булган, сайлап алу этапларын уңышлы үткән һәркемгә ИТ өлкәсендә кирәкле һөнәрне бушлай алырга мөмкинлек бирә. Уку хәзерге вакытта җиде шәһәрдә –  Мәскәү, Казан, Новосибирск, Сургут, Бөек Новгород, Якутск һәм Ярославль шәһәрләрендә – ачылган мәктәп кампусларында уза. Аларда 4900 дән артык кеше укый,  2600 дән артык студент инде стажировка үткән яки үтә, шулай ук зур ИТ-компанияләрдә эшли.

"Химград" технополисы компанияләренең эшчәнлеге белән танышу резидентлар продукциясе күргәзмәсен караудан башланды, аерым алганда кунакларга титан эретмәләре нигезендә остеосинтез өчен конструкцияләр эшләү, шулай ук авыл хуҗалыгы ихтыяҗлары өчен автоном пилотсыз платформалар җитештерү өлкәсендәге проектлар тәкъдим ителде.

Индустриаль паркның эше турында «Химград» АҖ генераль директоры Айрат Гыйззәтуллин сөйләде.

"Химград" технополисы – гомуми 131 га мәйданда урнашкан, Россиядә беренче булып сертификатланган химия индустриаль паркы. "Химград"ның  резидентлары  – аз тоннажлы химия, полимерлар эшкәртү, нанотехнологияләр, ресурсларны саклау һәм энергия нәтиҗәлелеге, медицина технологияләре өлкәсендә эшләүче 370 кече һәм урта бизнес компанияләре. Технополис предприятиеләрендә хезмәткәрләрнең гомуми саны 10,4 меңнән артык. Узган ел резидентларның товар продукциясе җитештерү күләме 76,8 млрд сум тәшкил иткән.

Бүген үк республика парламентында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казахстан Республикасы Парламенты Мәҗлесе Рәисе Ерлан Кошанов очрашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International