Фәрит Мөхәммәтшин Нина Шиминага Дәүләт Советы депутаты таныклыгын тапшырды

2024 елның 14 марты, пәнҗешәмбе, 11:26

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нина Шиминага республика парламенты депутаты таныклыгын һәм күкрәк билгесен тапшырды.

Исегезгә төшерәбез, агымдагы елның февралендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе Нина Шиминага «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандаты тапшырды, ул Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы итеп билгеләнгән депутат Александр Тыгинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуга бәйле рәвештә барлыкка килде. Нина Шимина кандидатурасы «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлекчәсе сәяси советы президиумы утырышында хупланды.

Фәрит Мөхәммәтшин Нина Шиминага депутатлык эшчәнлегендә уңышлар теләде. "Сез Яшьләр парламенты кысаларында зур эш алып барасыз, сездән парламентта шундый ук активлык көтәбез», – диде ул.

Нина Шимина үзенә күрсәтелгән югары ышанычны акларга тырышачагын әйтте.

Нина Шимина – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы Яшьләр парламенты рәисе. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетын «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлый, Сколково Халыкара идарә мәктәбенең MBA дәрәҗәсен ала. «Россия лидерлары» конкурсының суперфиналисты. Нина Шимина шулай ук балалар лагерьларында белем бирү сменаларын оештыра, республика яшьләр министрлыгының Иҗтимагый советы составына керә, «Татарстан әниләре оешмасы»на нигез сала.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International