Марат Әхмәтов: "Этнофестиваль Татарстанның яшәү рәвешен һәм әхлакый-социаль нигезен чагылдыра»

2024 елның 15 марты, җомга, 07:42

Казанда «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» IV этномәдәни студентлар бәйге-этномәдәни фестиваленә йомгак ясадылар. Фестивальнең җиңүчеләрен, лауреатларын һәм кунакларын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, республика Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Марат Әхмәтов сәламләде.

Быел фестиваль дүртенче тапкыр узды һәм Бөтендөнья яшьләр фестиваленә багышланды. Гала-концертны республиканың югары уку йортларыннан 900 студент һәм дөньяның 55 иленнән 2024 елгы Бөтендөнья яшьләр фестиваленең 100 катнашучысы карады.

 "Без яшьләрне туган телләрне, халыкларның милли традицияләрен саклау мәсьәләләренә нинди форматлар белән җәлеп итәргә мөмкин икәнлеге турында уйландык. Студентлар арасында этномәдәни бәйге-фестиваль проекты иң отышлы проектларның берсе булды, чөнки республикада 200 меңнән артык студент укый. Аларның иҗтимагый тормышын, дөньяга, туган телләргә, милли гореф-гадәтләргә мөнәсәбәтен, киләчәкне күзаллауларын белү мөһим», – диде Марат Әхмәтов.

«Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» дигән IV студентлар бәйге- этномәдәни фестивален Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе оештырган.

«Фестиваль дүртенче ел рәттән үткәрелә. Аның нәтиҗәсен күрәбез, елдан-ел кызыксыну арта. Фестивальдән-фестивальгә катнашучылар саны да, стипендиатлар саны да арта. Быел 18 уку йортыннан 100 студент стипендиягә лаек булды. Беренче елларда алай ук түгел иде. Алар һәрберсе үз портфолиосын төзеп, жюри алдында үз осталыкларын исбат итте», – диде академия ректоры Рафис Борһанов.

Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе стипендиясенә бәйге оештырылган. Бәйгегә 220 гариза килгән. Шулар арасыннан жюри 100 студентны сайлап алган. Бәйгедә җиңүчеләрне Марат Әхмәтов бүләкләде. Бүләкләү чарасында ул студентларның фикерләрен, тәкъдимнәрен тыңлады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International