Фәрит Мөхәммәтшин казанлыларны Май чабу бәйрәме белән тәбрикләде

2024 елның 17 марты, якшәмбе, 15:40

Бүген Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янындагы мәйданчыкта «Май чабу – 2024»  Славян мәдәнияте бәйрәме узды. Төрле милләт вәкилләрен җыйган бәйрәм кунакларын һәм катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Парламент башлыгы бәйрәмгә тормыш иптәше белән килгән иде.

Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәмне оештыручылар белән бергә декоратив-кулланма сәнгать осталары һәм халык иҗаты әсәрләре ярминкәсен карады, үзешчән артистлар һәм чарада катнашучылар белән аралашты. Бәйрәм мәйданчыгында озынаякларда йөрү, халык биюләре, курчаклар һәм истәлекле тәңкәләр ясау буенча мастер-класслар оештырылган.

Фәрит Мөхәммәтшин Май чабу бәйрәменең, башка милли бәйрәмнәр кебек үк, Татарстанда барлык халыклар вәкилләре катнашында киң билгеләп үтелүенә басым ясады. "Безнең халык дус, тату, һәм бу дуслык һәм көчле. Май чабу бәйрәме  безне башка халык бәйрәмнәре кебек үк берләштерә, алар бездә шактый – Сабантуй, Нәүрүз, Каравон, Гырон Быдтон, Семык, Балтай, Уяв һ.б., – дип билгеләп үтте парламент башлыгы, – быел Май чабу бәйрәме сайлау кампаниясе тәмамланган көнгә  туры килде, бүген – Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавыш бирүнең соңгы көне. Татарстанлылар, һәрвакыттагыча, зур активлык һәм бердәмлек күрсәтәләр. Бу безнең халыкның үз иленең киләчәге өчен җаваплылыкны яхшы аңлавын күрсәтә. Бер-беребезгә ярдәм итеп, уртак көч куеп, халкыбыз республиканың ышанычлы үсешен тәэмин итә».

Дәүләт Советы Рәисе Татарстан халыклары ассамблеясына һәм Халыклар дуслыгы йортына, Рус милли-мәдәни берләшмәсенә, республика мәдәният министрлыгына һәм Казан мэриясенә бәйрәмне югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятләрен һәм традицияләрен тулы күләмдә үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган. "Һәр бәйрәмнең аерым мәгънәсе бар, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, –  Май чабу көне коймаклары  – ул иминлек символы, безнең киләчәк уңышыбыз һәм дуслыгыбыз, туган республикабызда тынычлык һәм татулыкның нигезе».

Бәйрәм театральләштерелгән тамаша, балалар һәм өлкәннәр өчен зур концерт һәм күңел ачу-уен программасы, призлар уйнату белән халык күңел ачулары, фольклор җырлары һәм биюләр белән дәвам итте. Теләге булган һәркемгә төрле рецептлар буенча әзерләнгән коймакларны авыз итәргә, төрле халыкларның милли аш-суын татып карарга мөмкинлек бирелде.

Халык календаре буенча Май чабу  кыштан язга күчүне символлаштыра һәм Бөек ураза алдыннан бара. Май чабу атнасының кульминациясе  – гафу үтенү якшәмбе, якыннары бер-берсеннән китерелгән бәла-казалар һәм рәнҗетүләр өчен гафу үтенәләр.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International