Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил эшенең нәтиҗәләре профильле комитет утырышында каралды

2024 елның 20 марты, чәршәмбе, 15:00

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында 2023 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил эшенең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, парламентарийлар икътисад өлкәсендә законга буйсынучы норматив хокукый базаны формалаштыру турындагы контроль мәсьәләне, шулай ук документларның мәҗбүри экземпляры һәм инвестицион эшчәнлек турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертү турындагы закон проектларын карадылар. Комитет утырышында Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

2023 елда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча эшчәнлек нәтиҗәләре турында комитет утырышында Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил - Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрит Габделганиев чыгыш ясады.

Үз докладында Фәрит Габделганиев 2023 елда республикада 174 886 кече һәм урта эшкуарлык субъекты эшләвен билгеләп үтте, бу 2022 елга караганда 3,9% ка күбрәк. Хәзерге вакытта 860 меңнән артык кеше шәхси бизнес белән шөгыльләнә,  бу - республика икътисадында эшләүчеләрнең гомуми санының 41 проценты. Татарстанда 318 мең үзмәшгуль теркәлгән. Эчке төбәк продуктында кече һәм урта бизнес өлеше 24,1% тәшкил итә.

Кече бизнес проблемалары һәм эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең бурычлары турында сөйләгәндә, Фәрит Габделганиев "гаилә бизнесы" төшенчәсен законнар белән җайга салуның булмавына, шулай ук аутсорсинг компанияләре белән хезмәттәшлектә кече предприятиеләрнең нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгына игътибар итте.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшерүдә катнашкан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов эшкуарларның бизнес-омбудсменга мөрәҗәгатьләре тематикасы һәм эшкуарлык субъектлары белән каты көнкүреш калдыкларын чыгару буенча операторлар арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салу белән кызыксынды.

Депутат Марат Галиев әлегә түбән хезмәт җитештерүчәнлегенә һәм кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләрендә югары технологияле производстволарның булмавына игътибар юнәлтте.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил мәгълүматлары игътибарга алынды.

Утырышта шулай ук «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри экземпляры турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» һәм «Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проектлары хупланды һәм Дәүләт Советына беренче һәм өченче укылышта карау өчен тәкъдим ителде.

«Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри экземпляры турында»гы ТР Законына үзгәрешләр кертеп, Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри экземпляры составына Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын кулланып төзелгән документларны кертергә тәкъдим ителә. Алар мондый документларны оператив рәвештә  һәм тулы күләмдә архив фондына аны саклау һәм алга таба куллану өчен кертергә мөмкинлек бирәчәк.

«Татарстан Республикасында инвестицион эшчәнлек турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» закон проекты белән капитал салулар рәвешендә гамәлгә ашырыла торган инвестиция эшчәнлеген дәүләт җайга салуының рәвешләре һәм алымнары, аерым алганда, бюджет акчалары исәбеннән финанслана торган инвестиция проектларын эшләү, раслау һәм гамәлгә ашыру төгәлләштерелә.

Икътисад өлкәсендә законга буйсынучы норматив хокукый базаны формалаштыру турындагы контроль мәсьәләне карауга күчкәч, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин Татарстан Республикасы законнарында Татарстан Республикасы Рәисе, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыны һәм Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тарафыннан законга буйсынучы норматив хокукый актларын кабул итү зарурлыгын күздә тоткан 755 норма барлыгын билгеләп үтте,  аларга тиешле закон актлары кабул ителмәгән.

Дәүләт Советының профильле комитетын хокукый җайга салу өлкәләре буенча 4 норма гамәлгә ашырылмаган (инвестицион эшчәнлек һәм сәнәгать сәясәте турында республика законнары буенча). Аерым алганда, югары технологияләр өлкәсендәге технопаркның идарәче компаниясенә һәм башка оешмаларга сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлекне кызыксындыру чараларын куллану тәртибе расланмаган. Дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру турында республика законын гамәлгә ашыру Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының газ бүлү челтәрләре, газ куллану челтәре һәм газ кулланучыларын газ белән тәэмин итү өчен кулланыла торган шундый челтәрләр объектларының эксплуатация йөкләмәләрен үтәвен тикшереп тору тәртибе турындагы карары белән тәэмин ителмәгән. «Законнарны гамәлгә ашыру өчен чыгарыла торган актларның булмавы кабул ителгән законнарны гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген сизелерлек киметә», – дип басым ясады профильле комитет җитәкчесе һәм бу юнәлештә эшне тизләтергә тәкъдим итте.

Комитет ТР Министрлар Кабинетына тиешле тәкъдимнәр кабул итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International