Фәрит Мөхәммәтшин Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз берләшмәләре делегациясе белән очрашты

2024 елның 22 марты, җомга, 15:11

Беларусь һәм Үзбәкстан профсоюз лидерлары Татарстанда эш сәфәре белән, гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, социаль партнерлыкны үстерү, профсоюзларның дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән үзара хезмәттәшлеге буенча республикабыз тәҗрибәсен өйрәнәләр, шулай ук шифаханә-курорт комплексы эше белән танышалар.

Үзбәкстан Республикасы профактив делегациясен профсоюзлар рәисе урынбасары, Халык депутатларының Кибрай район Советы депутаты Бәхтиёр Мәхмәдалиев җитәкли. Белоруссия делегациясен Гродно өлкәсе профсоюзлар берләшмәсе рәисе, Беларусь Республикасы Милли Җыелышы депутаты Виктор Лискович тәкъдим итте.

"Профсоюзлар җилкәсендә бик җаваплы бурыч, сез иң актуаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче халыкка иң якын оешма", - дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып.

"Профсоюзларга бик җаваплы бурычлар йөкләнә, сез иң актуаль мәсьәләләр белән шөгыльләнүче халыкка иң якын булган оешма", – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин очрашуны ачып.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, профсоюзлар хәрәкәте җәмгыятьтә аерым роль уйный. "Татарстанда, узган ел йомгаклары буенча, профсоюз колачлавы уртача 84,5% тәшкил иткән, ә Татарстан Профсоюзлар федерациясе – иҗтимагый-сәяси тормышта тулы хокуклы катнашучы, бу безнең таянычыбыз һәм нигезебез», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Профсоюзларның шифаханә-курорт комплексы зур эш алып бара. Узган ел гына да республика шифаханәләрендә 58 меңгә якын кеше ял иткән.

Дәүләт Советы турында әйткәндә, парламентта беренчел профсоюз оешмасы 2009 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта ул 206 әгъзаны берләштерә, дәүләт хезмәткәрләрен һәм аппарат хезмәткәрләрен генә түгел, ә профессиональ даими нигездә эшләүче депутатларны да.

Фәрит Мөхәммәтшин республиканың социаль-икътисадый үсеше нәтиҗәләренә аерым тукталды. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, 2023 ел йомгаклары буенча Татарстан кабат сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең, инвестицияләрнең, торак төзелешенең төп күрсәткечләре буенча лидерлык позицияләрен яулады. 2023 елда тулаем төбәк продукты күләме 4 трлн сумнан артык тәшкил итте (яки 2022 ел дәрәҗәсенә карата чагыштырма бәяләрдә 103,6%).  Сәнәгать җитештерүе индексы 2022 ел дәрәҗәсенә карата 103,3% тәшкил итте. Авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 289,2 млрд.сум. Узган ел республикада якынча 3,4 млн кв.м. торак файдалануга тапшырылган.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук республика парламенты, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

"Мондый визитлар, тәҗрибә һәм иң яхшы практикалар белән уртаклашу безне баетып кына калмый, ә профсоюз хәрәкәтләре активына яңа импульс бирә", – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин делегация әгъзаларына мөрәҗәгать итеп.

Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе, Дәүләт Советы депутаты Елена Кузьмичева республика профсоюзларының башкарма һәм закон чыгару хакимияте органнары белән тыгыз хезмәттәшлеге турында сөйләде. "Республика парламентында хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу мәсьәләләре хәл ителә торган бер генә утырыш та безнең катнашыбыздан башка үтми", – дип белдерде ул. 

Җавап сүзендә Үзбәкстан Профсоюзлар федерациясе рәисе урынбасары Бәхтиёр Мәхмәдалиев татарстанлыларны Нәүрүз бәйрәме, шулай ук мөселманнар өчен изге Рамазан ае белән котлады. "Без Татарстан белән профсоюз линиясе буенча тыгыз хезмәттәшлеккә өметләнәбез, безнең һәркайсыбызның үз тәҗрибәсе бар, алар белән уртаклашырга мөмкин, безгә бер-беребездән өйрәнергә  кирәк», – диде ул.

Гродно өлкәсе Профсоюзлар берләшмәсе (Беларусь Республикасы) Рәисе Виктор Лискович билгеләп үткәнчә, Татарстанга эш визиты барышында эшче-хезмәткәрләрне сәламәтләндерү, шулай ук предприятиеләрдә профилактик чаралар үткәрү буенча берничә мәсьәлә буенча фикер алышу планлаштырыла. 

Татарстанга эш визиты кысаларында шулай ук Татарстан Профсоюзлар федерациясе белән Үзбәкстан Профсоюзлар федерациясе арасында меморандумга һәм Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе белән Гродно өлкәсе Профсоюзлар берләшмәсе арасында хезмәттәшлек турында Килешүгә кул кую планлаштырыла.

Очрашуда шулай ук Дәүләт Советы Секретаре Лилия Маврина, профильле комитет рәисләре Светлана Захарова, Альберт Хәбибуллин, Лотфулла Шәфигуллин, Дәүләт Советы Аппаратының Эшләр идарәчесе, Дәүләт Советы Аппаратының беренчел профсоюз оешмасы рәисе Булат Хәсәнов катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International