Түбән Новгород өлкәсе парламентарийлары Татарстанның күп балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм дуаль белем бирүне оештыру тәҗрибәсен өйрәнә

2024 елның 25 марты, дүшәмбе, 15:54

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитеты рәисе Наталья Смотракова белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда күп балалы гаиләләргә ярдәм итү буенча социаль сәясәтне гамәлгә ашыру, шулай ук дуаль белем бирүне оештыру мәсьәләләре тикшерелде.

Казанга эш визиты белән Түбән Новгород өлкәсе парламент делегациясе килде. Парламентарийлар республиканың мәгариф һәм социаль учреждениеләренә йөриләр, колледж студентларын һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучыларын һөнәри әзерләүнең практик өлеше эш урынында, ә теоретик өлеше белем бирү оешмасы базасында уза торган дуаль белем бирүне оештыру буенча Татарстан тәҗрибәсе белән танышалар. Моннан тыш, Түбән Новгород өлкәсе закон чыгаручылары республиканың күп балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсен өйрәнәләр.

Очрашуны ачып, Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, ике парламентның социаль юнәлештә эшләүче комитетлары Идел буе федераль округы Закон чыгаручылар ассоциациясе эше кысаларында актив хезмәттәшлек итә. "Федераль законнарга үзгәрешләр кертү буенча барлык закон чыгару инициативаларын без башка төбәк парламентларына җибәрәбез һәм тәкъдим ителгән яңалыкларны бергәләп тикшерәбез,  – дип белдерде Социаль сәясәт комитеты рәисе,  – Түбән Новгород парламентарийлары белән без һәрвакыт аңлашып эшлибез. Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашабыз, фикер алышабыз, Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару  Җыелышы депутатларының тәҗрибәсен дә рәхәтләнеп өйрәнәбез, кулланабыз. Шулай итеп, сездән күреп социаль законнарга мониторинг ясый башладык".

Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитеты рәисе Наталья Смотракова, Татарстан коллегаларына җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдереп, Татарстан Дәүләт Советына килүләренең төп максаты – предприятиеләрнең урта һөнәри белем бирү оешмалары белән үзара эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләрен хәл итү өлешендә республика тәҗрибәсен өйрәнү, дип билгеләп үтте.

"Безне Татарстанда колледжларның предприятиеләр белән бәйләнеше кызыксындыра, – дип билгеләп үтте Наталья Смотракова, – бүген бу бик актуаль тема, чөнки югары квалификацияле эшче кадрлар дефициты, бигрәк тә оборона сәнәгате предприятиеләрендә, хакимият органнарының, предприятиеләрнең һәм уку йортлары җитәкчеләренең игътибарын арттыруны таләп итә. Казан авиация-техник көллиятендә булып, аның җитәкчеләре һәм авиация предприятиесе вәкилләре белән аралашып, без яңа программалар күрдек, анда укучылар төп белгечлеккә өстәмә рәвештә уку процессында өстәмә белгечлекләр дә ала ала".

Түбән Новгород өлкәсе Закон җыенының социаль мәсьәләләр комитеты өчен бик мөһим булган икенче тема, Наталья Смотракова әйтүенчә, социаль ярдәм чараларын гамәлгә ашыру. «Безнең өчен мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен «Апрель» реабилитация үзәге тәҗрибәсе, аерым алганда, биредә социаль ярдәм чараларын күрсәтү тәртибе ничек оештырылуы кызыклы булды ",  – диде  Наталья Смотракова.

Түбән Новгород өлкәсе Закон чыгару Җыелышының Социаль мәсьәләләр комитеты депутатлары һәм комитет аппараты хезмәткәрләре шулай ук Татарстан Дәүләт Советы, профильле комитетлар һәм комиссияләр, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше белән таныштылар, парламент үзәгендә һәм парламентаризм музеенда булдылар.

Очрашуда шулай ук Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Светлана Вострикова, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International