Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле икенче утырышы ачылды

2024 елның 29 марты, җомга, 10:28

Бүген сәгать унда алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының илле икенче утырышы ачылды. Президиум утырышның көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертергә тәкъдим иткән иде, шул исәптән 9 республика законы проекты һәм 2 федераль закон проекты.

Беренче укылышта карау өчен 9 республика закон проекты әзерләнгән, шул исәптән төбәк салымнар суммалары өлешендә бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тануга өстәмә нигезләр билгеләү турында, Тукай районының Мартыш авылын бетерү турында, документларның мәҗбүри экземпляры, инвестицион эшчәнлек, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге, физик культура һәм спорт, күп балалы гаиләләргә, шулай ук педагогик хезмәткәрләргә ярдәм итүнең өстәмә чаралары турында законнарга үзгәрешләр кертә торган закон проектлары.

Утырышта депутатлар шулай ук парламентның контроль вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында берничә мәсьәләне караячак: 2023 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында доклад, 2023 елда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкилнең эшчәнлеге турында мәгълүмат, 2023 елда гражданлык җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында республика Иҗтимагый палатасы доклады, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы һәм Татарстаннан сайланган РФ ФС Дәүләт Думасы депутатлары эшчәнлеге турында мәгълүмат.

Парламентта профильле комитетларның алтынчы чакырылышта башкарылган закон чыгару эше һәм каралган контроль мәсьәләләр турында хисапларын бирү дәвам итә. Илле икенче утырышта Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эше турында хисап каралачак.

Профильле комитет рәисләре көн тәртибенә өстәмә сораулар кертү тәкъдиме белән чыкты. Фикер алышу нәтиҗәсендә Дәүләт Советының илле икенче утырышы көн тәртибе киңәйде һәм түбәндәгечә расланды:

1. Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларын сайлау турында.

2. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе хисабы.

3. Татарстан Республикасыннан сайланган  сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутатлары эшчәнлеге турында мәгълүмат.

4. «2023 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында бала хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең үтәлеше турында» Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил доклады.

5. 2023 елда Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең үз эшчәнлеге нәтиҗәләре турында мәгълүматы.

6. «2023 елда Татарстан Республикасында граждан җәмгыяте институтларының торышы һәм үсеше турында» Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы доклады.

7. «Татарстан Республикасы Бюджет кодексының 44 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 533-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

8. «Региональ салымнар суммалары өлешендә бурычны түләттерү ышанычсыз булуны тануга өстәмә нигезләр билгеләү турында»                     540-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты хакында (I укылыш).

9. билгеләү һәм аларның статусы турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 534-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

10. «Татарстан Республикасы документларының мәҗбүри нөсхәсе турында» Татарстан Республикасы Законының 5 һәм 7 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 519-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

11. «Татарстан Республикасында инвестиция эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 6 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 523-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

12. «Татарстан Республикасы территориясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында» Татарстан Республикасы Законының 12 һәм 131 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 539-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

13. «Физик культура һәм спорт турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында» 538-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

14. «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында» Татарстан Республикасы Законының 2 һәм 8 статьяларына һәм Татарстан Республикасы Гаилә кодексының 150 һәм 152 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 541-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

15. «Мәгариф турында» Татарстан Республикасы Законының   25 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 532-6 номерлы Татарстан Республикасы законы проекты турында (I укылыш).

16. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының 2019 елның сентябреннән 2024 елның февраленә кадәрге эш чоры өчен хисабы.

 17. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты составындагы үзгәреш турында.

 18. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Регламентына үзгәрешләр кертү турында.

 19. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 553790-8 номерлы федераль закон проекты турында (кыйммәтле металларга һәм ташларга федераль дәүләт күзәтчелеген башкаручы вазыйфаи затның таләпләрен үтәмәгән яисә эшчәнлеген гамәлгә ашыруга каршылык күрсәткән өчен җаваплылык билгеләү, шулай ук мондый затка беркетмәләр төзү һәм тиешле административ эшләрне карау вәкаләтләре бирү өлешендә).

20. «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» 566952-8 номерлы федераль закон проекты турында (продукция әзерләүчеләр һәм сатучылар тарафыннан гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне  гадәттән тыш хәлләрдән яклау өлкәсендә техник регламентлар белән билгеләнгән таләпләрне үтәүгә федераль дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыручы Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының билгеләнгән вазыйфаи затларына тиешле административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзү һәм эшләрне карау вәкаләтләрен бирү өлешендә).

21. «Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» Федераль законның 14 һәм 16 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» 544458-8 номерлы федераль закон проекты турында (хуҗалык кенәгәләрендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар исәбен алып баруны җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә кертү өлешендә).

22. «Россия Федерациясе Җир кодексының 3912 статьясына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проектын Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына кертү буенча Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Собраниесенең закон чыгару инициативасы хакында.

23. «Дәүләт яисә муниципаль  милектәге һәм  Россия Федерациясенең Арктик зонасында һәм Россия Федерациясенең башка Төньяк,  Себер һәм Ерак Көнчыгыш территорияләрендә урнашкан җир кишәрлекләрен гражданнарга бирү үзенчәлекләре турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» 556627-8 номерлы федераль закон проекты хакында (граждан махсус хәрби операциядә катнашкан  чорда шартнамәне туктату мөмкинлеге булмау өлешендә).

24. «Россия Федерациясе Торак кодексының 173 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 557516-8 номерлы федераль закон проекты хакында (капиталь ремонтка кертемнәр кертү буенча түләү дисциплинасын арттыру  өлешендә).

25. «Россия Федерациясе Торак кодексының 1573 статьясына һәм Россия Федерациясе Граждан процессуаль кодексының 211 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 552424-8 номерлы федераль закон проекты хакында (йорт эчендәге һәм (яисә) фатир эчендәге газ җайланмаларыннан файдалануның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру максатларында).

26. Төрлесеннән.

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, республика Премьер-министры Алексей Песошин, Хөкүмәт әгъзалары, чакырылганнар катнаша. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов алып бара. 

Дәүләт Советы сайтында, RuTube видеохостингында, ВКонтакте һәм Одноклассники социаль челтәрләрендә парламентның рәсми аккаунтларында утырыш турыдан-туры трансляцияләнә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International