Дәүләт Советында ТР Фәннәр академиясе күргәзмәсе ачылды

2024 елның 29 марты, җомга, 10:27

Бүген ТР Дәүләт Советының илле икенче утырышы кысаларында парламентта ТР Фәннәр Академиясенең Татарстанда игълан ителгән фәнни-технологик үсеш елына багышланган күргәзмәсе ачылды.

Экспозициядә җиде фәнни бүлекчә академик-секретарьларының һәм ТР Фәннәр Академиясенең аерым структур бүлекчәләре җитәкчеләренең стенд докладлары тәкъдим ителгән. Һәр академик үз бүлегенең эшчәнлеге, аның фәнни юнәлешләре, эшләнмәләре һәм нәтиҗәләре турында сөйләде.

Депутатлар һәм чакырылган кунаклар ТР Фәннәр академиясенең гуманитар, медицина һәм биология фәннәре бүлеге эшчәнлеге, А.Х.Халиков исемендәге Археология институтының интеграцион проектлары, математика, механика һәм машина белеме бүлеге, тормыш эшчәнлеге иминлеге фәнни үзәге һәм башкалар белән таныша алдылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International