КПРФ фракциясе утырышы узды

2024 елның 29 марты, җомга, 10:00

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясе утырышы узды, анда депутатлар парламентның илле икенче утырышының көн тәртибе мәсьәләләрен карадылар һәм язгы сессия чорында фракциянең эш планнары турында фикер алыштылар. Утырышны фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов үткәрде.

Президиум каравына кертелгән Дәүләт Советының илле икенче утырышы мәсьәләләрен тикшергәндә, фракция әгъзалары аларның күпчелеген яклап чыгыш ясады. Шулай ук фракциянең берничә белдерүен дә әйтергә карар ителде.

 Фракция планы буенча апрель аенда "Идел буе федераль округы буенча торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында" түгәрәк өстәл һәм муниципаль дәрәҗәдәге депутатларның семинар-киңәшмәсе уздыру планлаштырыла. Түгәрәк өстәлдә парламентарийлар күпфатирлы йортлар белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру ысуллары һәм җылытуга тарифларны формалаштыру тәртибе турында фикер алышачак.

Утырышта шулай ук КПРФ фракциясенең киләсе елга республика бюджеты проектына тәкъдимнәр әзерли башлавы билгеләп үтелде. Хафиз Миргалимов барлык дәрәҗәдәге коммунист депутатларны бу юнәлештә эшне активлаштырырга чакырды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International