Айрат Фәррахов: "Дәүләт Советы депутатлары федераль законнар чыгаруда актив катнаша"

2024 елның 29 марты, җомга, 12:07

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстаннан сайланган сигезенче чакырылыш РФ ФС Дәүләт Думасы депутатларының эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Әлеге мәсьәлә буенча мәгълүмат белән Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов чыгыш ясады.

"Илебезнең төп закон чыгару органында татарстанлыларны тәкъдим иткәндә кулны һәрдаим импульста тоту, сайлаучылар белән даими элемтәдә булу, алар куйган проблемалардан чыгып эш итү мөһим, һәм бу нисбәттән Татарстан Дәүләт Советы, Дәүләт Советы депутатлары, Аппарат кирәкле эшләр башкара", –  дип ассызыклады Айрат Фәррахов коллегаларына мөрәҗәгать итеп. Беренче чиратта ул сайлаучыларга Татарстаннан Дәүләт Думасы депутатларына «ышанычлары һәм үз тавышларын биргәннәре өчен» рәхмәт белдерде.

Хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Думасы депутациясе 15 парламентарийдан тора һәм иң зурларның берсе булып санала (сан буенча Мәскәүдән соң икенче урында). Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутатлары Россия парламентының түбән палатасында төзелгән 32 комитетның 13ендә, шуларның берсендә – рәис,  икесендә рәиснең беренче урынбасары вазифаларында тәкъдим ителгән. Татарстан депутатлары шулай ук күпчелек эшче һәм эксперт төркемнәрендә дә керәләр.

Үз чыгышында Айрат Фәррахов өч төп юнәлештә тукталды: закон проектлары эшендә катнашу, республика икътисадын үстерүгә ярдәм итү, сайлаучылар һәм аларның наказлары белән эшләү.

Закон проекты эшенә килгәндә, Дәүләт Думасының сигезенче чакырылышында Татарстан депутаты тарафыннан 300дән артык закон проекты кертелгән, аларның 70% тан артыгы кабул ителгән. Иң әһәмиятлеләре арасында Айрат Фәррахов партнерлык (ислам) финанслау буенча эксперимент үткәрү, үзәкләштерелгән дару белән тәэмин итү системасы,  исерткеч эчемлекләр сатуга кагылышлы һәм башка законнарны билгеләп үтте.

Айрат Фәррахов билгеләп үткәнчә, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары да федераль законнар чыгаруда актив катнаша. Хәзерге вакытта Дәүләт Думасында республика парламенты депутатлары тарафыннан кертелгән16 закон проекты бар. Республика инициативаларын актив рәвештә алга алып бару өчен Айрат Фәррахов нульле уку процедурасын көндезге форматта кулланырга, шулай ук башкарма хакимият органнары белән килеп туган мәсьәләләрне җентекләп эшкәртергә тәкъдим итте.

Айрат Фәррахов Дәүләт Думасының агымдагы закон чыгару эшенә аерым тукталды. Парламентарий әйтүенчә, эшнең төп өстенлекләре – Россия Президентының Федераль Җыенга Юлламасын үтәү, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләре һ. б.. "Бу сорауларның барысы да бюджет процессы призмасы аша уза, – диде Айрат Фәррахов, –  юлламаны гамәлгә ашыру 74 закон проектын үз эченә алачак. Зур күләмле бүлек салым законнарына багышланачак, шулай ук сүз күп балалы гаиләләргә, укытучыларга, табибларга, галимнәргә ярдәм итү турында бара. Президент инициативаларының алдагы алты елда гомуми бәясе 6 триллион сум тәшкил итәчәк.

Махсус хәрби операциягә ярдәм итү мәсьәләләре буенча Дәүләт Думасы 91 федераль закон кабул иткән.  "Бу эш безнең солдатлар һәм офицерлар, аларның гаилә әгъзалары бернәрсәгә дә мохтаҗ булмасын өчен дәвам итәчәк", – дип ассызыклады Айрат Фәррахов. 

Айрат Фәррахов  әйтүенчә, Дәүләт Думасы депутатлары республика икътисадын үстерү,  илкүләм проектларда һәм дәүләт программаларында катнашу аша өстәмә акча җәлеп итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирә. Республикада 17 эшче төркем эшли, аларның һәрберсен Дәүләт Думасы депутаты яки сенатор җитәкли. Эшче төркемнәр составына республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре керә. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча эшче төркемнәр эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек һәм координацияләүне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин башкара.

"Эшче төркемнәр булдыру үз вакытында һәм дөрес карар булды,  – дип басым ясады Айрат Фәррахов,  – Бүген бу Татарстан Республикасы Рәисенең Дәүләт Советына Юлламасын, шулай ук республика икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгын һәм үсешен тәэмин итү буенча чаралар планын гамәлгә ашыруның мөһим коралы". Эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен депутат шулай ук дәүләт программаларын эшче төркемнәргә бүлүне тәкъдим итә. "Бу актуаль, чөнки бюджет чыгымнары программа характерында, дәүләт программалары – стратегик планлаштыруның төп документы», – дип билгеләп үтте ул, – хәзерге вакытта 49 дәүләт программасы гамәлдә".

Айрат Фәррахов «Хөкүмәт сәгате»н эшнең тагын бер мөһим коралы дип атады. Мәсәлән, хөкүмәт сәгатьләре кысаларында Дәүләт Думасында Идел елгасы проблемалары, Зәй ГРЭСының генерацияләү куәтләрен реконструкцияләү, ягулыкка бәяләр арту, медицина кадрлары дефициты һәм башкалар мәсьәләләр актив тикшерелгән.

Дәүләт Думасы депутатларының өченче мөһим эш юнәлеше – сайлаучылар белән эшләү. "Безнең сайлаучының ышанычы – аның наказларын вакытында хәл итү, – дип басым ясады  Айрат Фәррахов, –  2021 елгы сайлау кампаниясе барышында Татарстаннан депутатлар 5456 наказ алды. Татарстан Республикасы Рәисенең беркетмә йөкләмәсе белән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Дәүләт Советы белән берлектә республика халкының наказларын тиешле 17 эшче төркемгә беркетте. 3210 наказ (59%) тулысынча үтәлгән.

Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү дә зур әһәмияткә ия.  2023 елның 31 декабренә кадәр Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутатларына  38173 рәсми мөрәҗәгать килгән, бу узган чакырылышның шул ук чорына караганда 3,5 тапкыр күбрәк.  "Бу сайлаучыларның безгә ышанычы артуын, депутатларның эш нәтиҗәлелеге артуын, сайлаучылар белән элемтә артуын күрсәтә,  – дип билгеләп үтте Айрат Фәррахов, – кешеләр үз сорауларын хәл итәргә өметләнеп мөрәҗәгать итәләр, һәм аларның өметләре аклана".

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International