Республика парламентында балаларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 29 марты, җомга, 12:44

Бүген парламент утырышында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2023 елда баланың хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү турында мәгълүмат тыңланды. Әлеге мәсьәлә буенча доклад белән Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец чыгыш ясады.

Республиканың балалар омбудсмены сүзләренә караганда, Татарстан Идел буе федераль округында гомер озынлыгы, халык саны арту, туу турында теркәлгән актлар буенча беренче урында тора. Шулай ук беренче һәм дүртенче балаларның тууы арту тенденциясе күзәтелә, күп балалы гаиләләр саны арта.

2023 елда Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил адресына гражданнардан 1729 мөрәҗәгать, 112 номерлы оператив хезмәтләрне чакыру системасында 12 меңнән артык хәбәр килгән. 323 тапкыр гаилә иминсезлеге фактлары буенча тикшерүләр оештырылган. 403 мөрәҗәгать контрольгә алынган, яртысыннан артыгы ведомствоара хезмәттәшлек ярдәмендә  уңай хәл ителгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, шикаятьләрнең 12 проценты буенча хокук бозуларны бетерү буенча чаралар күрү турында нәтиҗәләр һәм тәкъдимнәр җибәрелгән.

Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен комплекслы анализлау нәтиҗәсендә балачакны яклау, демография һәм халыкны саклау мәсьәләләрен хәл итү буенча 42 инициатива эшләнгән. Алар арасында «Исәнме, әни» дип аталган балага узуга яралгының  тормышын саклап калу буенча проект та бар. Проектны гамәлгә ашыруның беренче елы нәтиҗәләре буенча, аборт ясатудан  баш тартып йөклелекне саклап калган хатын-кызлар  узган ел белән чагыштырганда 3 тапкыр күбрәк.

"2023 елда балаларның гаиләгә һәм гаилә бәйләнешләренә хокукларын яклау мәсьәләләре барлык мөрәҗәгатьләрнең өчтән бер өлешен тәшкил итте, – дип сөйләде Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил. – Социаль куркыныч хәлдә дип ведомствоара исәпкә куелган гаиләләр саны 10% ка артты. Өч ел эчендә вәкаләтле вәкил аппараты гаилә иминсезлеге фактлары буенча 895 сигнал картасы рәсмиләштерде. Узган елда 24 районның опека органнары тарафыннан 2022 елда балаларны гаиләгә кайтаруның 74 факты буенча тикшерү үткәрелде".

Ирина Волынец билгеләп үткәнчә, ятим балаларга караган торак биналарда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча бурычлар проблемасы актуаль булып кала. Ел ахырында бурычның гомуми суммасы 50 миллион сумнан артык тәшкил итә. Ул опека һәм попечительлек органнарына ятим балаларның торакларын катгый контрольдә тотуны һәм бурычларны булдырмау буенча опекун вазифаларын тиешенчә башкаруны тәкъдим итте.

Вәкаләтле вәкилнең игътибары үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларны укыту мәсьәләләре кала. Ирина Волынец әйтүенчә, ата-аналар шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен җәйге ял программасын киңәйтүне сорап мөрәҗәгать итәләр, бигрәк тә мәктәп яны лагерьлары базасында.

2023 елда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен 53 дәүләт мәктәбенең дүртесендә генә 122 баланы колачлаган балалар өчен лагерьлар эшләгән. 2023 елда барлыгы 578 инвалид бала ял иткән.  "Әлбәттә, бу 2022 елга караганда күбрәк, – дип билгеләп үтте Ирина Волынец, – әмма инвалид балаларның гомуми саны – 17 меңнән артык, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле укучыларның саны – 18 меңнән артык».

Үз чыгышының ахырында Ирина Волынец Республика Рәисенә, парламент корпусына, Хөкүмәткә һәм министрлык, ведомство һәм муниципалитет җитәкчеләренә балалар хокукларын яклау мәсьәләләрен хәл итүдә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

Аннары ул депутатлар Фадбир Сафин, Илдар Шамилов һәм Елена Кузьмичева мөрәҗәгать иткән сорауларга җавап бирде.

Дәүләт Советы мәгълүматны игътибарга алды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International