Нина Шимина Социаль сәясәт комитеты составына керде

2024 елның 29 марты, җомга, 14:05

Социаль сәясәт комитеты составында үзгәрешләр кертү турында карар бүген Дәүләт Советы утырышында кабул ителде.

Яңа сайланган депутат Нина Шимина Социаль сәясәт комитетында эшләячәк. Элегрәк ул тиешле гариза биргән.

Александр Тыгинның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылу сәбәпле барлыкка килгән «Бердәм Россия» партиясе исемлегенең вакантлы депутат мандаты агымдагы елның февралендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан Нина Шиминага тапшырылды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International