Күп балалы гаиләләрнең статусы ачыклана

2024 елның 29 марты, җомга, 14:18

«ТРда халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында «ТР Законының 2 һәм 8 статьяларына һәм ТР Гаилә кодексының 150 һәм 152 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» ТР законы проекты бүген Дәүләт Советы утырышында беренче укылышта кабул ителде. Документ күп балалы гаиләнең статусын төгәлләүне күздә тота.

Закон проектын тәкъдим итеп, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясендә өч һәм аннан да күбрәк балалы гаилә күп балалы гаилә булып санала.

Татарстан Республикасында күп балалы гаилә статусы Татарстан Республикасы Гаилә кодексында билгеләнгән, аның нигезендә үз составында 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган, шул исәптән уллыкка алынганнары булган гаилә күп балалы гаилә дип таныла. Өч баланың олысына 18 яшь тулгач, күп балалы гаилә статусы туктатыла.

РФ Президенты Указы нигезендә, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары өлкән балага 18 яшь тулганчы яки 23 яшь тулганчы, аның көндезге бүлектә укуы шартларында күрсәтелергә тиеш.

Закон проекты белән "Халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында" ТР Законының 2 һәм 8 статьяларына һәм  ТР Гаилә кодексының 150 һәм 152 статьялары.тиешле үзгәрешләр кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International