Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында мәгариф учреждениеләрендә иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре тикшерелде

2024 елның 9 апреле, сишәмбе, 13:03

Бүген Дәүләт Советында Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы узды, анда депутатлар мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, 2023 елда республика Хөкүмәтенең эш йомгаклары турындагы Хисапны карадылар, шулай ук җәмәгать судьялары итеп сайлау өчен кандидатураларны хупладылар.

ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдиме буенча комитет республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карады. Комитет карары белән депутатлар Дәүләт Советына өч елга ТР җәмәгать судьялары итеп Валентина Вахрамееваны (Казан шәһәре Авиатөзелеш районы буенча 2 нче суд участогына), Альбина Ашированы (Әлмәт районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Сергей Пупковны (Казан шәһәре Вахитов районы буенча 5 нче суд участогына) сайларга тәкъдим иттеләр.

Комитетның "Мәктәпкәчә һәм гомуми белем бирү оешмаларында иминлекне тәэмин итү турында"гы карарын үтәү барышы турындагы контроль мәсьәләне карау кысаларында комитет ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларын тыңлады, аны министр урынбасары Станислав Андреев тәкъдим итте.

"Хәзерге вакытта республикада куркынычсызлык паспортлары булган 3589 мәгариф оешмасы объекты эшли, − дип билгеләп үтте Станислав Андреев. –Куркынычлылык буенча  беренче категориягә 101 мәгариф объекты керә, икенчегә − 166, өченчегә − 1515 һәм дүртенчегә – 1807 объект. Мәгариф оешмалары биналарын террорчылыктан саклануның техник системалары белән җиһазландыру буенча эшләр республика капиталь ремонт программасын гамәлгә ашыру кысаларында, шулай ук республика муниципаль берәмлекләре бюджетлары хисабыннан башкарыла".

Станислав Андреев әйтүенчә, капиталь ремонт программасы кысаларында ел саен инженерлык системалары, шул исәптән видеокүзәтү, керү контроле, автомат янгын сигнализациясе системалары реконструкцияләнә, бу белем бирү оешмаларының куркынычсызлык дәрәҗәсен шактый арттырырга мөмкинлек бирә.

2023 елда видеокүзәтү, сак-янгын сигнализациясе, сак телевизион системасы, керү контроле һәм идарә итү, эвакуацияне хәбәр итү һәм идарә итү, автомат янгын сигнализациясе, мәктәп территорияләрен саклау системаларын ремонтлау буенча 174 млн сумнан артыкка эшләр башкарылган.

2024 елга республика һәм муниципаль бюджетларда мәгариф оешмаларын саклауны тәэмин итүгә 1,4 млрд сумнан артык чыгымнар исәпкә алынган.

Республиканың күпчелек мәгариф оешмалары объектларында (97,1%) сак хезмәткәрләре һәм мәктәп персоналының террорчылык куркынычы булган очракта башкарыласы гамәлләре буенча өйрәнүләр үткәрелгән.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм профильле министрлыкка һәм муниципаль берәмлекләр башлыкларына республиканың мәгариф оешмаларында куркынычсызлыкны тәэмин итү эшен дәвам итәргә тәкъдим итте.

2023 елда ТР Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы Хисапның төп тезислары белән депутатларны икътисад министры урынбасары Динар Шакиров таныштырды.

Татарстанның социаль-икътисадый үсешен билгеләүче иң мөһим күрсәткечләрне санап чыгып, министр урынбасары республика Хөкүмәте тарафыннан 2024 елга куелган бурычларга игътибар итте.

Хөкүмәт Хисабы бүлекләре турында сөйләгәндә, Динар Шакиров миграция сәясәте, җәмәгать тәртибен саклау, юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау, гражданнар күпләп булган урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм башка өлкәсендәге чаралар турында кыскача хәбәр итте. Аерым алганда, аның әйтүенчә, 2023 елда Татарстанда 396 меңнән артык чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар яшәү урыны буенча миграция исәбенә куелган. 2024 ел башына республика территориясендә 87 423 чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган зат килгән. 5 меңнән артык чит ил гражданы һәм гражданлыгы булмаган затлар Россия Федерациясе гражданлыгын алган.

Комитет әгъзалары мәгълүматны игътибарга алдылар һәм Дәүләт Советы Президиумына Хөкүмәт хисабын парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим иттеләр.

Утырыш кысаларында Дәүләт Советы депутаты Игорь Бикеев В.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча юридик клиникасы эше турында сөйләде.

Комитет утырышында башка мәсьәләләр дә каралды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International