Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Хөкүмәт эше турында хисап тәкъдим ителде

2024 елның 9 апреле, сишәмбе, 13:48

Бүген Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап каралды. Профильле комитет әгъзалары документны социаль-икътисади үсеш һәм стратегик планлаштыру, инвестиция һәм сәнәгать сәясәте, инновацион эшчәнлек һәм милек мөнәсәбәтләре өлешендә карадылар.

2023 елда республика башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турындагы хисап Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 7 апрельдә Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелде.

Утырышны ачып, Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе Лотфулла Шәфигуллин хисапта республиканың социаль һәм икътисадый үсешенең барлык төп юнәлешләре буенча тәфсилле мәгълүмат бирелүен билгеләп үтте. "Хисап республика Хөкүмәте тарафыннан формалаштырыла, әмма сүз барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының, бизнесның, гомумән җәмгыятьнең координацияләнгән эше турында бара, – дип басым ясады профильле комитет башлыгы. – Хөкүмәтнең баланслы карарларын эшләүдә республиканың депутатлар корпусы актив катнашты, барлык карарларның нигезен – закон базасын булдырды һәм камилләштерде».

Лотфулла Шәфигуллин шулай ук билгеләп үткәнчә, 2023 ел йомгаклары буенча республика төп макроикътисади күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында лидерлык позицияләрен саклап калган. "Республика, санкцияләр басымын җиңеп, икътисади тотрыклылыкны саклый, икътисад тармакларында уңай тенденцияләрне, инвестицион активлыкны арттыра, – диде ул. – Сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы күләме буенча Татарстан 5 нче урында, төзелеш эшләре күләме буенча  2 нче урында, төп капиталга инвестицияләр һәм торакны файдалануга тапшыру буенча  6 нчы урында, ваклап сату әйләнеше буенча 7 нче урында».

Комитет утырышында Хөкүмәт хисабын ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. 2023 ел нәтиҗәләре буенча республиканың тулай төбәк продукты күләме 4,32 трлн сумга җиткән, үсеш 103,6% тәшкил итә. Республиканың икътисади үсешенә сәнәгать, төзелеш һәм сәүдә төп өлеш кертә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча җибәрелгән продукция күләме 4,7 млрд сумнан артык тәшкил иткән, сәнәгать җитештерүе индексы – 103,3%. Сәнәгать җитештерүе динамикасына төп өлешне эшкәртү тармаклары  тәэмин итә.

Төзелеш секторында да югары темплар теркәлгән. Төзелеш эшләре күләме 708 млрд сум тәшкил итә, чагыштырма бәяләрдә 115,1%. Республикада узган ел йомгаклары буенча 3 млн 436,5 мең кв.метр торак файдалануга тапшырылган.

2023 ел нәтиҗәләре буенча куллану активлыгы үсешенең уңай динамикасы билгеләнә, беренче чиратта, Олег Пелевин билгеләп үткәнчә, азык-төлек булмаган товарлар әйләнешен арттыру хисабына. 2023 елда ваклап сату әйләнеше 1 трлн 400 млрд сум тәшкил иткән, яки 111,3%. 2023 елда уртача хезмәт хакы 61840,7 сум тәшкил иткән һәм 2022 елга карый  18,8% ка артык.

Сәнәгатьтәге агымдагы вәзгыять турында мәгълүматны Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов җиткерде. Ул нефть-газ-химия комплексы, автомобиль сәнәгате һәм авиатөзелеш тармагы үсешенең төп юнәлешләрен билгеләп үтте.

Илкүләм проектларга килгәндә исә, министр урынбасары әйтүенчә, биредә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» проекты кысаларында предприятиеләрдә өстәмә кыйммәтнең 70 млрд сумга артуын тәэмин итү мөмкин булган.  "Татарстан илдә лидерларның берсе булып тора. Проектны гамәлгә ашыру башланганнан бирле анда 259 компания катнашты, – дип билгеләп үтте Родион Карпов. – 2023 елда сәнәгатьне үстерү фондының төрле программалары буенча республика предприятиеләре 12 млрд сумга якын акча җәлеп итте".

Хөкүмәт хисабын тикшерүдә Дәүләт Советының профильле комитетлары депутатлары катнашты. Аерым алганда, Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин сәнәгать парклары үсеше белән кызыксынды, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова глэмпинглар үсеше белән кызыксынды, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев контрафакт продукциясен контрольдә тотуга  кагылышлы сорау бирде.

"Узган елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты эшчәнлеген уңай бәяләргә кирәк дип саныйм", – дип белдерде Хөкүмәт хисабын тикшерү нәтиҗәләрен Лотфулла Шәфигуллин.

Комитет утырышында шулай ук дәүләт милкен хосусыйлаштыру турындагы республика законына үзгәрешләр кертү турындагы закон проекты каралды. Әлеге закон проектын кабул итү республика законнарын федераль законнарга туры китерү зарурлыгы белән бәйле. Документ елга порты объектларын хосусыйлаштыру үзенчәлекләрен, шул исәптән канәгатьләнерлек булмаган хәлдә булган объектларны, шулай ук кирәкмәгән объектларны хосусыйлаштыру тәртибен һәм шартларын билгели. Федераль законнар үзгәрү сәбәпле, республика законына да үзгәрешләр кертелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International