Азат Хамаев: "Авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык- төлек иминлеге – ил суверенитетының нигезе"

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе, 15:32

Бүген Дәүләт Советында узган Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында депутатлар профильле комитет алып барган юнәлешләр буенча 2023 елда республика Министрлар Кабинеты эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар. Моннан тыш, парламентарийлар токымлы терлекчелек турында Федераль законга үзгәрешләр кертү турында Федераль закон проектын хупладылар.

Комитет утырышында Хөкүмәт хисабын карау кысаларында докладлар белән ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков,авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов һәм икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

2023 елда республиканың социаль-икътисадый үсешен тәэмин итү буенча Татарстан Хөкүмәте эшчәнлегенең төп күрсәткечләре арасында Татарстан Республикасы икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тулаем төбәк продукты күләменең 4 трлн 320 млрд сумга кадәр артуын, уртача хезмәт хакы күрсәткеченең 2022 ел белән чагыштырганда 13,2% ка артуын, ваклап сату әйләнешенең 1,4 трлн сумга кадәр үсүен, авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләменең 208,9 млрд сум сум күләмендә булуын, шулай ук халыкның куллану активлыгын арттыру, кече һәм урта бизнеска дәүләт ярдәме программаларын гамәлгә ашыруны, төзелеш тармагын үстерүне атады.

ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, соңгы 6 елда экология программаларын гамәлгә ашыруга 17,5 млрд сумнан артык акча юнәлдерелгән. 2023 елда гына да “Экология” илкүләм проектының 4 федераль проектын гамәлгә ашыруга 3,5 млрд сум бүлеп бирелгән һәм үзләштерелгән, шул исәптән федераль бюджеттан - 2,7 млрд сум. «Табигать ресурсларын торгызу һәм алардан файдалану» федераль дәүләт программасының 20 чарасын гамәлгә ашыру өчен 2023 елда 171,5 млн сум акча бүлеп бирелгән, «Әйләнә-тирә мохитне саклау, табигать ресурсларын торгызу һәм файдалану» программасы буенча - 594,3 млн сум.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы биргән мәгълүматка караганда, республиканың агросәнәгать комплексы татарстанлыларны авыл хуҗалыгы продукциясенең төп төрләре белән тулысынча тәэмин итә. Республиканың ит һәм бөртеккә булган ихтыяҗларын 100%тан артык, сөт буенча - 150%тан артык, шикәр буенча - 200%тан артык, үсемлек мае буенча тәэмин ителеш нормадан 7 тапкырдан да югарырак тәшкил иткән.

2023 ел йомгаклары буенча Татарстан сөт җитештерү буенча илдә беренче урында тора (Россия Федерациясе гомуми күләменнән 6,5 %), йомырка җитештерү буенча 6 нчы урында (3,3 %), ит һәм кош ите җитештерү буенча 8 нче урында (3,1 %). 2023 елда 2,2 млн тонна сөт, 512,9 мең тонна ит һәм кош ите, 1,7 млрд данә йомырка җитештерелгән.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов шулай ук депутатларга язгы кыр эшләренә әзерлек турында мәгълүмат бирде. Агымдагы ел уңышы өчен 550 мең га яисә бөртеклеләр мәйданының 36%ы чәчелгән. Базар конъюнктурасын исәпкә алып, чәчү мәйданнары структурасында үзгәрешләр планлаштырылган. Хуҗалыклар рапс һәм көнбагыш мәйданын 36 мең га, кукурузны 10 мең га, шулай ук  шикәр чөгендере мәйданын арттыруны планлаштыралар.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, республикада, иминият фондын исәпкә алып, бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 126% тәшкил итә, 395 мең тонна орлык бар. Аларның 40% ы - югары репродукция орлыклары - оригиналь һәм элиталы орлыклар.

Сезонлы кыр эшләрен ягулык белән тәэмин итү өчен «Татнефть» һәм «ТАИФ» компанияләре белән республиканың авыл предприятиеләренә 140 мең тонна күләмендә дизель ягулыгы кертүгә килешенгән.

Барлыгы исә АПКга дәүләт ярдәменә 2024 елда 13,6 млрд сум бүлеп бирү каралган.

Хөкүмәт хисабы буенча фикер алышуларга йомгак ясап, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев башкарма хакимият органнарының көйләнгән эшен билгеләп үтте, аның ярдәмендә билгеләнгән планнарны тулысынча диярлек тормышка ашыруга, республика алдында торган бурычларны һәм төбәк һәм илкүләм проектларны гамәлгә ашыру буенча йөкләмәләрне тулы күләмдә гамәлгә ашыруга ирештеләр. "Агымдагы шартларда авыл хуҗалыгы икътисадның төп тармакларының берсенә әверелә, ә азык-төлек иминлеге – илнең суверенитеты нигезе, – диде парламентарий. – Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре алдында торган беренче чираттагы бурычларның берсе – язгы кыр эшләрен уңышлы уздыру. Хисап докладында билгеләп үтелгәнчә, республикада моның өчен кирәкле барлык ресурслар да бар".

Азат Хамаев авылда хезмәт активлыгын арттыру, үзебезнең товар җитештерүчеләргә ярдәм итү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны, авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерү буенча актив эшне дәвам итү зарурлыгын ассызыклады. Аның фикеренчә, экологик иминлекне тәэмин итү, урманнарны саклау һәм үрчетү, атмосфера һавасын саклау, Идел елгасын һәм башка су объектларын чистарту һәм савыктыру, шулай ук урманнарны саклау һәм биологик ресурсларны саклау мәсьәләләре хөкүмәт эшенең мөһим юнәлешләре булып кала.

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Дәүләт Советы Президиумына Хөкүмәтнең хисабын парламентның чираттагы утырышының көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International