Дәүләт Советы комитетларында Хөкүмәт хисабы турында киң фикер алышу тәмамланды

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе, 17:13

Дәүләт Советының профильле комитетларында ТР Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны тикшерү тәмамланды. Бүген хисап Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында тәкъдим ителде. Хәзер республика Хөкүмәте эшенә йомгак ясаучы төп документ парламентның якынлашып килүче утырышында каралачак. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашты.

Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе урынбасары Камил Садриев билгеләп үткәнчә, 2023 елның катлаулы булуына карамастан, республика төп социаль-икътисади күрсәткечләр буенча лидерлык позицияләрен алган. Тулаем төбәк продукты һәм төп капиталга инвестицияләр күләме буенча республика Россия Федерациясе субъектлары арасында 6 урынны, төзелеш – 2 урынны, сәнәгать җитештерүе һәм авыл хуҗалыгы продукциясе – 5 урынны, ваклап сату әйләнеше – 7 урынны били.  "Моңа республиканың барлык дәүләт хакимияте тармаклары органнарының бергәләп эшләве нәтиҗәсендә ирешелде", – дип басым ясады Камил Садриев.

Профильле комитет әгъзалары документны төзелеш тармагына, торак-коммуналь хуҗалыкка, транспортка һәм юл эшчәнлегенә кагылышлы мәсьәләләр буенча карадылар.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләвенчә, республика ел саен торакны файдалануга тапшыру күләме буенча алдынгы позициядә тора һәм әлеге күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе лидер субъектлары арасына керә. 2023 ел нәтиҗәләре буенча 3436,5 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган (2022 ел дәрәҗәсенә карата 111,1%). "Республикада гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү буенча ташламалы программалар гамәлдә, аерым алганда, узган ел йомгаклары буенча ипотека заемнары саны гына 67,3% ка арткан, шул исәптән беренчел базарда яңа торакны кредит алучыларның гомуми саныннан 64,7% сатып алган», – дип билгеләп үтте Алексей Фролов.

Транспорт һәм юл хуҗалыгы өлкәсендәге төп күрсәткечләрне ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Айрат Садыйков тәкъдим итте. 2023 елда юл эшләре программасын гамәлгә ашыруга 90,7 млрд сум юнәлтелгән, шул исәптән 24,8 млрд сум – федераль бюджеттан, 65,9 млрд сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан.

Муниципаль юллар турында сөйләгәндә, Айрат Садыйков 2024 елда Җиңү проспектыннан М-7 «Волга» автоюлына кадәрге участокта Вознесение трактының икенче этабын төзү, шулай ук Казан шәһәренең Киров районында Горький шоссесын, Музыкальная урамыннан федераль әһәмияттәге М-7 «Волга» автомобиль юлына кадәрге участокны реконструкцияләү буенча масштаблы эш дәвам итәчәген билгеләп үтте.

2023 елда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 15 млрд сумнан артык акча юнәлтелгән, шуларның 7,9 млрд сум федераль бюджет акчалары хисабына, 7,2 млрд сум – Татарстан Республикасы бюджетыннан.

Айрат Садыйков шулай ук һава, тимер юл, су һәм автомобиль транспорты предприятиеләре эшчәнлеген бәяләде. 2023 ел нәтиҗәләре буенча республиканың барлык өч аэропорты буенча пассажирлар агымының гомуми саны арткан, 5,86 млн пассажир тәшкил иткән (2022 елда 4,68 млн пассажир). Бегишево халыкара аэропортын реконструкцияләү кысаларында төзелеш тәмамланган һәм һәр юнәлештә сәгатенә 200 пассажир үткәрү сәләте белән 8,5 мең кв.м (3 кат) мәйданлы пассажирлар терминалының яңа бинасы файдалануга тапшырылган.

Шәһәр яны тимер юл транспорты белән 6,6 млн пассажир ташылган, бу 2022 елга карый 9,3% ка югарырак.

Республиканың пассажирлар транспорт предприятиеләре 2023 елда 388,5 млн пассажир ташыган (2022 елда 370,7 млн пассажир), шуларның 290,2 млн пассажирны автотранспорт предприятиеләре, 98,3 млн пассажирны электр транспорты ташыган. Шулай ук җәмәгать транспорты паркы яңартылган, муниципаль районнар өчен 119 автобус һәм 25 троллейбус сатып алынган. 

Комитет мәгълүматны игътибарга алды һәм Дәүләт Советы Президиумына Хөкүмәт хисабын парламентның чираттагы утырышы көн тәртибенә кертергә тәкъдим итте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International