Республика парламентында коммуналь тармакны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 16 апреле, сишәмбе, 14:22

Бүген Дәүләт Советында, КПРФ парламент фракциясе әгъзалары инициативасы белән, "Идел буе федераль округы буенча торак-коммуналь хуҗалык проблемалары турында" дигән конференция узды. Түгәрәк өстәл форматында уздырылган конференция эшендә Идел буе федераль округы төбәкләренең закон чыгару органнары һәм ТР муниципалитетлар советлары депутатлары, шулай ук республика башкарма хакимият органнары һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, коммуналь тармак проблемалары халыкның барлык катламнары һәм төрле дәрәҗәдәге хакимият органнары өчен иң актуаль һәм кискен проблемаларның берсе булып кала, дип билгеләп үтте. "ТКХ мәсьәләләрен хәл итүгә федераль, региональ һәм муниципаль дәрәҗәдәге КПРФ фракциясе депутатлары зур игътибар бирә, - диде ул. - Әлеге тармак закон чыгаручыларның, башкарма хакимият органнарының һәм иҗтимагый оешмаларның координацияле хезмәттәшлеген таләп итә".

РФ Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты Артем Прокофьев үзенең кыскача чыгышында Россия парламентының түбән палатасында КПРФ фракциясенең ТКХ өлкәсендә законнарны камилләштерү буенча эше, аерым алганда, коммуналь хезмәтләргә һәм ресурсларга тарифларны формалаштыру тәртибе турында хәбәр итте.

Дәүләт Советы депутаты, КПРФ фракциясе әгъзасы Александр Комиссаров, түгәрәк өстәл модераторы буларак, каты коммуналь калдыкларны чыгару өлкәсендәге проблемаларны билгеләп үтте.

Мәсьәләне тикшерүдә катнашкан Киров өлкәсе Закон чыгару җыелышында КПРФ фракциясе җитәкчесе Сергей Мамаев һәм Удмурт Республикасы Дәүләт Советы депутаты Юрий Балахонцев ТКХ системасын шәхси кулларга тапшыру һәм "ТКХ системаларын комплекслы үстерү" муниципаль программаларының үтәлмәве проблемаларын күтәрделәр. Парламентарийлар дәүләтнең контроль функцияләрен көчәйтергә тәкъдим иттеләр. Алар фикеренчә, бизнесның перифериядә эшләргә теләмәве аркасында кече шәһәрләрдә коммуналь проблемалар торган саен кискенләшәчәк.

Республика Дәүләт Советы депутаты Николай Атласов, Татарстанда "Безнең ишегалды" республика программасының уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп, дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең закон чыгару һәм башкарма органнары арасында хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген арттыру зарурлыгына игътибар итте.

Регионнар һәм муниципалитетлар өчен уртак булган ТКХ проблемаларын уртага салып сөйләшүдә шулай ук ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Александр Тыгин, Казан шәһәре Башкарма комитеты урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин, министрлыклар һәм ведомстволар, ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләр һәм оешмалар, Казан һәм республика районнарының микрорайоннары һәм күп фатирлы йортларының инициатив төркемнәре вәкилләре катнашты.

Конференция нәтиҗәләре буенча Идел буе федераль округы төбәкләренең дәүләт хакимияте башкарма органнарына тиешле тәкъдимнәр кабул ителде.  

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International