Галиәскәр Камал исемендәге театрда Рәзил Вәлиевне искә алу кичәсе узды

2024 елның 16 апреле, сишәмбе, 21:02

Бүген Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Татарстанның халык шагыйре, XII чакырылыш Югары Совет һәм I–V чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиевны искә алу кичәсе узды. Республика җитәкчелеге исеменнән чарада катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

"Разил Вәлиевнең күп кенә әсәрләре татар мәдәниятенең алтын фондына керде, – дип басым ясады парламент башлыгы. – Аның иҗаты Татарстанның горурлыгы һәм байлыгы булып тора. Үзенең шигырьләрендә һәм җырларында, хикәяләрендә һәм повестьларында гади образлар белән җанның сафлыгын һәм халыкның характерын, татар теленең байлыгын һәм туган як матурлыгын күрсәтә алган.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, бу сыйфатлар Разил Вәлиевның депутат эшчәнлегендә дә тулысынча чагылган. "Ул безнең яңа дәүләтчелегебезнең чишмә башында торган иң тәҗрибәле, абруйлы депутатларның берсе, Татарстан парламентының «аксакал»ы иде. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетын җитәкләп, закон чыгару эшчәнлегендә үтә дә актив катнашты. Аның күп кенә башлангычлары соңыннан республикабызның нигез законнарына әйләнде. Ватандашларыбыз мәнфәгатьләрен тирән кайгыртып, Разил Исмәгыйль улы Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 статьясын эшли башлаучыларның берсе булды, анда Татарстаннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятен, телен үстерү, аларның үзенчәлекләрен саклап калу беркетелә".

"Мин Разил Вәлиев белән эшләгән чорны аеруча җылылык белән искә алам. Ул парламент мөнбәреннән үз позициясен һәрвакыт анык, күңелгә үтеп керерлек итеп җиткерә, һәрдаим үз халкының ихтыяҗларын эзлекле яклый иде. Аның әдәби талантының шушы чыгышларда матур итеп үрелеп баруы ул әйткән уй-фикерләрне йөрәкнең иң түренә җиткерергә ярдәм итә иде., – диде парламент башдыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, депутат буларак Разил Вәлиев  моны үз халкының мәнфәгатьләрен яклап барлык көнүзәк мәсьәләләрне үз йөрәге һәм җаны аша үткәреп, республика язмышы өчен чын күңелдән борчылып эшләгән. Дәүләт Советы трибунасыннан язучы таланты һәм үз фикерләрен дипломатик рәвештә җиткерү осталыгы кушылып яңгыраган идеяләр башкалар тарафыннан аңлап кабул ителә. "Инициатив булу, ярдәмчеллек, «дөньяны үзгәртү» омтылышы озак еллар дәвамында аның сайлаучылары күңелендә сакланыр. Бигрәк тә аңа Түбән Кама районы халкы рәхмәтле, Татарстанның иң югары закон чыгару органында ул нәкъ менә аларның мәнфәгатьләрен яклады. Аның ярдәме белән уннарча мәдәният йорты, мәктәп, китапханә һәм балалар бакчасы ремонтланды, яңа мәгариф һәм мәдәният учреждениеләре биналары төзелде. Ниятләгәнне тормышка ашыру, халык таләбенә тулы җавап бирү – депутат Вәлиевкә хас булган күркәм сыйфатларның берсе". 

Рәшит Ваһапов исемендәге иҗтимагый фонд директоры, РФ атказанган мәдәният хезмәткәре Рифат Фәттахов ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия рәисе,  Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтовка Разил Вәлиевны искә алу кичәсен уздыруда ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Кичәдә Разил Вәлиевнең шигырьләре һәм җырлары яңгырады, халык шагыйре турында истәлекләре белән язучылар, шагыйрьләр, җәмәгать эшлеклеләре уртаклашты.

Кичәдә  Казандагы берничә чит ил дәүләтләренең дипломатик вәкиллекләре башлыклары һәм республика парламенты депутатлары, халык шагыйренең иҗади мирасын яратучылар кунак булды.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International