Казанда «Яшь гвардия» гуманитар үзәге эшли башлый

2024 елның 6 мае, дүшәмбе, 13:41

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре урынбасары Юрий Камалтынов «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» рәисе Антон Демидов һәм Татарстанның яшь гвардиячеләре белән очрашты. Татарстан Республикасының иҗтимагый ярдәм штабында узган очрашуда «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» гуманитар үзәген ачу турында игълан иттеләр, шулай ук волонтерларның эшчәнлеге турында фикер алыштылар.

Юрий Камалтынов Татарстанның яшь гвардиячеләренә риясызлыклары һәм батырлыклары өчен рәхмәт белдерде. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге Яшь гвардиячеләр белән бергә беренчеләрдән булып Донбасста яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү эшенә кушылды, – дип билгеләп үтте Юрий Камалтынов. – Без үскән чорда яшьләрнең гамәлләр кылу сәләтен тикшерә торган имтихан булмады. Бүгенге шартларда сез зур батырлык күрсәтәсез, яңа төбәкләргә барудан, югалту кайгысын кичергән кешеләр белән очрашудан, һәр вакыйганы үзегез аша уздырудан, сугыш барган урыннарда эшләүдән курыкмыйсыз. Яңа гуманитар үзәк ачу гуманитар ярдәм күрсәтү һәм волонтерларны өйрәтү эшен җитди яхшыртачак дип ышанам».

«Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» инициативасы белән Казанда, Жуковский урамындагы 12нче йортта берничә юнәлеш буенча яңа гуманитар үзәк эшли башлаячак. Алар арасында тактик медицинага, беренче ярдәм күрсәтергә, башлангыч хәрби әзерлеккә, пилотсыз аппаратлар белән идарә итүгә һәм пилотсыз аппаратлар һөҗүмнәре очрагында куркынычсызлык кагыйдәләрен күрергә өйрәтәчәкләр.

Үзәк эше турында «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» рәисе Антон Демидов, шулай ук «Бердәм Россиянең Яшь Гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов җентекләп сөйләде. "Мондый гуманитар үзәкләр күп санлы волонтерларны тупларга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Антон Демидов. – Безнең волонтерлык миссиясе аша 3,5 мең кеше үтте, Безнең гуманитар штаблар Энергодарда,  Железный Портта, Скадовскида, Луганскида һәм башка районнарда ачылды. Казанда гуманитар үзәк ачу күп санлы кешеләрне җыярга, аларны авыр шартларда, мәсәлән, хәрби элемтә сызыгындагы госпитальләрдә эшләргә җибәргәнче, тиешенчә әзерләргә мөмкинлек бирәчәк. Без шулай ук социаль якланмаган категория гражданнарга ярдәм күрсәтә алырлык волонтер-медиклар әзерләргә планлаштырабыз. Яшь гвардиячеләр активы күп булган Татарстан кебек көчле төбәктә гуманитар үзәк ачу - волонтерлар санын арттыру өчен бик яхшы мөмкинлек».

Үзәк базасында хәрбиләр өчен ярдәмче җайланмалар (маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, коры душ һәм 3D-принтерда төрле комплектлау материаллары) җитештерү оештырылачак. Шулай ук Бердәм гуманитар үзәктә яшьләрне патриотик тәрбияләү максатыннан Казанда беренче махсус хәрби операция музеен ачу планлаштырыла.

2023 елда республиканың яшь гвардиячеләре 19 млн сумнан артык суммага 163 тонна гуманитар ярдәм җыйганнар, 10 тапкыр Татарстан шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә барганнар, Россиянең яңа төбәкләрендә утызлап чара һәм мәҗбүри күченүчеләргә, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен 400 акция оештырган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International