Фәрит Мөхәммәтшин Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумында катнашучыларны сәламләде

2024 елның 15 мае, чәршәмбе, 16:48

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасының конгресс-залында Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумы ачылды, анда 17 чит илдән (Әзербайҗан, Иран, Әфганстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Төркия, Ливия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм башкалар) һәм Россия Федерациясенең 40 төбәгеннән 300дән артык сәүдә-сәнәгать палатасы вәкилләре катнаша. Форум «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum-2024» ХV халыкара икътисадый форумы кысаларында уза. Татарстан җитәкчелеге исеменнән пленар дискуссиядә катнашучыларны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Россия Федерациясе Сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Сергей Катырин Россия төбәкләренең һәм чит илләрнең сәүдә-сәнәгать палаталары җитәкчеләре очрашуын ачты. Татарстан җитәкчелегенә әлеге очрашуы һәм форумны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдереп, ул илдә республиканың Сәүдә-сәнәгать палатасының алдынгы позицияләрен билгеләп үтте һәм Россия төбәкләре сәнәгатьчеләренең чит ил партнерлары белән хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелегенә ышаныч белдерде.

Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук республика бизнес-берләшмәләре арасында төп урынны алып торучы Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы эшчәнлегенә югары бәя бирде.

"Татарстан Палатасы эшлекле җәмәгатьчелекне республика хакимиятенең барлык тармаклары белән бәйләүче күпер булып тора, аның мәнфәгатьләрен федераль һәм региональ дәрәҗәдә яклый, норматив-хокукый базаны эшләүдә актив катнаша, – дип басым ясады ул. – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының абруе турында аның 2021 елдан бирле үткәрелеп килгән  Сәүдә-сәнәгать палаталарының халыкара форумының яхшы традициягә әверелүе, КазанФорумның эш программасына туры килүе дә дәлилли».

Татарстанның уңышлы социаль-икътисади үсеше турында сөйләгәндә, Фәрит Мөхәммәтшин бүген республиканың Россиянең динамик үсештә булган терәк субъекты, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы җитештерүе күләме, фәнни-техник һәм мәгариф потенциалы буенча лидерларның берсе булуын  билгеләп үтте.

"Бу потенциалның нигезендә көчле, күп тармаклы икътисад, бай табигый ресурслар, югары квалификацияле кадрлар, заманча инновацион, социаль һәм транспорт инфраструктурасы ята, – диде ул. – Узган ел йомгаклары буенча тулай төбәк продукты күләме 4 трлн сумнан артык тәшкил итте. 35,3 млн тонна нефть чыгарылды. 2023 елда җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 1,2 трлн сумга җитте. Республика илнең инвестицион климаты рейтингында икенче урында тора, җитди экспорт потенциалына ия. Болар барысы да Татарстан белән бизнес алып бару өчен мөмкинлекләр җитәрлек булуын күрсәтә».

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Татарстанның тотрыклы үсеше өчен тагын бер төп өстенлеге – күпсанлы халыклар һәм этнослар вәкилләренең тыныч һәм тату күршеләр булып яшәвенең гасырлардан килгән  традицияләре.

Оештыручыларга чараны югары дәрәҗәдә оештырганнары өчен рәхмәт белдереп, Фәрит Мөхәммәтшин форумда катнашучыларга конструктив һәм нәтиҗәле эш теләде.

 

 

 

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International