«Хатын-кыз карашы» трегы кысаларында «Сәясәттә хатын-кызның роле» сессиясе узды

2024 елның 15 мае, чәршәмбе, 17:23

«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2024» Халыкара икътисади форумы кысаларында бүген «Хатын-кыз карашы» трегы мәйданчыгында оештырылган «Сәясәттә хатын-кызның роле» сессиясе узды. Сессиянең модераторы буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт – Милосердие»  хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе, Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева чыгыш ясады.

Сессияне ачып, Алсу Нәбиева ел саен бизнеста, идарәдә һәм дәүләт хезмәтендә хатын-кызлар саны артуын билгеләп үтте. «Хатын - кызның сәясәттәге роле мөһим компонент булып тора, һәм хәзерге шартларда моны артык бәяләү авыр,  – диде Алсу Нәбиева. – Әлеге сессияне оештыру һәм үткәрү бик тә актуаль. Ел саен төрле партия проектларында, иҗтимагый оешмаларда катнашкан хатын-кызлар саны арта бара, шуңа күрә без әлеге мәсьәләләрне бергәләп тикшерергә, уңышлы тәҗрибәләр белән уртаклашырга теләдек».

Сессия кысаларында төрле илләрнең хатын-кызларының үз илендә дә, халыкара мәйданчыкларда да сәяси эшчәнлектә катнашу тәҗрибәсе белән алмашу булды, шулай ук үз-үзеңне тормышка ашыру мөмкинлекләре һәм куелган максатларга ирешкәндә очратырга туры килгән кыенлыклар белән бәйле мәсьәләләр тикшерелде.

"Бүгенге көндә Россия җитәкчеләренең 40 проценты – хатын-кызлар, алар зур нәтиҗәләргә ирешәләр, илкүләм максатларга ирешүгә зур өлеш кертәләр, мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә дөньядагы иң эре проектларны алып баручылар булып торалар, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәни кыйммәтләребезне саклауда төп роль уйныйлар», – дип басым ясады Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы Ольга Павлова.

Сессия эшендә БРИКС илләренең Халыкара форумы президенты Пурнима Ананд (Һиндстан), Африка хатын-кызлары ассоциациясе президенты Афанлум Мейанга Эпсе Ноа Нга Мари Анжеле (Камерун), Азия мэрлар форумының хатын-кызлар комитеты координаторы Ладан Хагиги Ранджбар (Иран), Төркия Республикасының гаилә эшләре һәм социаль хезмәтләр министры урынбасары Леман Йенигюн, Әзербайҗан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабина Алиева, Минск өлкәсе депутатлар Советы Рәисе, Беларусь Республикасы советы әгъзасы Наталья Якубицкая, Марокко Вәкилләр палатасы депутаты Ясмин Ламрауар катнашты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International